Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (105)


"Яшәсен мөселман хәрби көрәш инкыйлаб солдатлары" дигән шигар астында татар-башкорт гаскәриләре

"Яшәсен мөселман хәрби көрәш инкыйлаб солдатлары" дигән шигар астында татар-башкорт гаскәриләре

Болак арты җөмһүрияте

Казанның Болак артында тимер юл эшчеләреннән махсус кораллы отрядлар төзелә. Аларга сәүдәгәрләр оештырган "халык милициясе" кушыла. "Милиционерлар" Усокински гарнизонында 28 арба коралны кулга төшерә. Фетнәчеләр хәтта җитәкчесе Монасыйпов булган штаб та корып җибәрә. Нәтиҗәдә гадәттән тыш хәл кертелә һәм 18-40 яшьлекләрне хәрби хезмәткә туплау һәм ниһаять "Болак арты җөмһүрияте" игълан ителә.

Ул вакытка кадәр большевиклар ягында торган 95нче мөселман пехота полкы Ә.Биглов һәм полкның ахуны Гатаулла Бәһаэддинов Казан Советына каршы митинг оештыралар. Мөселман эскадроны Болак артына урнаша. 95нче полкта хезмәт иткән офицерларның күпчелеге шулай ук анда күчә. Аларга шәһәрдәге төрек хәрби әсирләре кушыла. Гомумән, 95нче полкта тәртип тәмам бетә, солдатлар ни теләсә шуны эшли. 3 мартта полк комитеты җыелыш уздыра һәм хәрби бүлекне коралсызландыру турында карар чыгара. Ләкин ул вакытта казармада нибары 250 гаскәри калган була.

Казан икегә бүленә: бер өлешендә большевиклар, икенчесендә шурачылар баш була. Ике арада чик сурәтендә торган Болак күперләрендә еш кына кораллы бәрелешләр булып ала. Әмма ләкин "Болак арты җөмһүрият"енә читтән ярдәм күрсәтүче булмагач, аның большевиклар белән көрәштә киләчәге өметле булмый.

"Болак арты" җөмһүриятен юк итүдә иң мөһим эшне 15(28)мартның иртәсендә Казанга 50 вагонда килгән Балтыйк флоты матрослары үти. Алар туплар һәм авыр пулеметлар белән коралланган, вагоннарның берсендә лазарет оештырылган була. Болак арты җөмһүриятен җимерүдә шулай ук Кызыл Армиянең 1нче ихтыярыйлары отряды, Казан матрослары батальоны, мөселман үзиреклеләре, 1нче һәм 2нче туп батареялары һәм мөселман комиссариаты отряды катнаша. Әлбәттә, мондый гаскәри куәткә ия большевиклар милләтчеләрне тиз генә җиңә, югалтулары да булмый диярлек. Җиңүчеләр Болак артындагы байлар йортларын басып, шактый гына малга да тиенә.

28 мартта Мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов һәм аның хәрби бүлеге башлыгы Йосыф Ибраһимов кул куйган карар нигезендә Мәркәзи Хәрби Шура юкка чыгарыла. Шул ук көнне Милх имзасы белән чыккан документта Болак арты җөмһүриятенең (Забулак) бетерелүе белдерелә. Бу да җитмәгән кебек, 1 апрельдә Казан шәһәренең татар өлешендәге Мөселман инкыйлаб шурасы һәм Идел-Урал дәүләтен гамәлгә кую комиссариаты да юкка чыгарыла. 3 апрельдә Болак арты җөмһүрияте юкка чыгарылды дип кабат белдерү ясала.

Хәрби Шура башлыклары Госман Токымбәтов белән Йосыф Мозаффаров большевик террорыннан исән-имин котылып бераз соңрак Германиягә качалар. Ильяс Алкин да качып өлгерә һәм Зәки Вәлидинең хәрби берләшмәләренә кушылып, генераль штаб башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.

Мәркәзи Хәрби Шураның эшчәнлеге шулай итеп җиңелү белән тәмамлана. Аның төп сәбәпләре вакыйгаларга дөрес бәя бирмәү, лидерларның тәҗрибәсезлеге, социалистик идеяләргә, дөресрәге большевиклар пропагандасына бирелүләре. Башка сәбәпләре дә булган. Хәрби Шура мөселман гаскәриләрен чын мәгънәсендә бердәм итә алмаган. Көчле мөселман хәрби берләшмәсе төзелгән очракта да, аны идарә итә алырлык офицер кадрлары җитмәгән булыр иде. Шулай ук, сугыш кирәк-ярагы, корал булдыруда һәм гаскәрне матди яктан тәэмин итүдә проблемалары килеп чыкмас идемени дигән сорау да туа. Икенче яктан шурачылар сәясәттәге абруйлы шәхесләрне танымаган, үзләре дә сәясәткә тыкшынып маташкан. Бу да, һичшиксез, аларны уңышсызлыкка тарткан. Мөселман гаскәри берләшмәсе төзелмәгән булса, большевистик инкыйлабның барышы да башкачарак булыр иде.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG