Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook: 1 000 000 000 +


Марк Цукерберг Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка футболка бүләк итә. Мәскәү, 1 октябрь 2012
Марк Цукерберг Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка футболка бүләк итә. Мәскәү, 1 октябрь 2012

Бу көннәрдә интернетка кагылышлы иң шау-шулы хәбәр Facebook челтәреннән килде. Дөньяның иң яшь миллиардеры Марк Цукерберг Мәскәүгә килеп китүгә аның социаль челтәрендә актив кулланучылар саны 1 миллиардтан артты.

Мәгълүм булганча, Facebook сайты Марк Цукерберг тарафыннан 2004 елда оештырыла. Башта ул фәкать Һарвард университеты студентлары өчен генә булса, соңнан анда һәр теләүче теркәлә башлый. 2010 елда кулланучылар саны 500 миллионга җитә. Шул ук елда ширкәтнең бәясе 41 млрд долларга җитә һәм ул АКШның өченче иң эре интернет-ширкәтенә әверелә.

2012 елның 4 октябрендә Марк Цукерберг шаккатыргыч игълан ясады: Facebook сайтында кулланучылар саны 1 миллиард чиген узган. Бу хисапка бары тик актив кулланучылар, аена кимендә бер тапкыр керүчеләр керә. Bloomberg Businessweek агентлыгына биргән әңгәмәсендә Марк моны “кечкенә генә вакыйга” дип атады. “Хәзер без сайтта киләсе миллиардның теркәләчәген көтәчәкбез, якын биш яки ун ел эчендә безнең чигенү ниятебез юк”, - диде яшь миллиардер.

Акча эшләү юнәлеше

Forbes белгечләре әйтүенчә, хәзерге вакытта Facebook алдында бер зур сорау тора: бу 1 миллиардлык кулланучы базасыннан ничек итеп зур акча эшләргә? Узган ел эчендә сайтның кереме 4 млрд долларга якын иде, бу реклама хисабына җыелган акча. Чагыштыру өчен, Google кереме 40 млрд доллар тирәсе.

Әлеге мәсьәләне чишәр өчен сайт шәхси мәгълүматны саклау принцибын бозуга барырга мөмкин. Әйтик, АКШта кулланучы дусларының теге яки бу язманы, фотоны карап чыкканын өйрәнә торган хезмәтне сынап карадылар. Бу, әлбәттә, кулланучылар тарафыннан зур ризасызлык тудырырга мөмкин.

Шулай ук, акча эшләү юлы буларак күпсанлы түләүле кушымталарның артуын да әйтергә мөмкин. Бу гамәлләр дә кулланучыларның ачуын чыгара һәм сайтка карата тискәре караш уята.

Facebook-та татарлар күпме?

Яшь татар кешесе янына килеп, син кайсы социаль челтәрне кулланасың дигән сорау бирсәң, аның “Вконтакте” дигән җавабына һич аптырамассың. Чыннан да, Русиянең төп аралашу сайты татарлар арасында да өстенлек итә кебек. Моны татар төркемнәрендәге кешеләр саныннан да күреп була. Әйтик, зур татар төркемнәрендә 20-30 мең татар кешесе бар, ә бер татар юморына багышланган пабликта катнашучылар саны хәтта 50 меңнән дә узган.

Шул ук вакытта Facebook-ка күз салсак, биредә шулкадәрле татарны табып булмый кебек. Ләкин бу очракта сайтның бер зур өстенлеге бар – аның бар дөнья буйлап таралуы сәбәпле, биредә төрле илләрдә яшәүче татарлар белән аралашырга мөмкин. Актив татар интернетчыларының дуслары арасында АКШ, Төркия, Германия, Финляндия һәм башка бик күп ил татарларын очратып була. “Татар дөньясы” дип аталган Facebook төркемендә 2,5 мең кеше төркәлгән. Күрәсең, бу – сан түгел, сыйфат билгеседер.
XS
SM
MD
LG