Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары конгрессы корылтай җыя


Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов
Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов

Башкортстан татарлары конгрессы яңартылган исем белән теркәлде. 27 октябрь узачак корылтайда яңа идарә һәм Казанда узачак җыенга делегатлар сайланачак.

Башкортстан татарлары конгрессы заманында ике дистәгә якын татар җәмәгатьчелек оешмасы арасында иң абруйлысы иде. Башкарган эшләре артык күп булмаса да, аның башкарма комитетына билгеле галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре керү сәбәпле, ул иң саллы оешма булып саналды. Аның белән ул елларда Башкортстан педагогия университеты ректоры йөген тарткан Эдуард Хәмитов җитәкчелек иткәндә оешма белән республика җитәкчеләре дә исәпләште. Оешмага баш булып оппозиция вәкилләре килгәннән соң хакимиятләр белән ара суынган иде. Инде республика җитәкчелеге яңартылгач та конгресс мантып китә алмады. Елына берничә тапкыр башкарма комитет утырышы уздырып, кайбер документлар кабул итүдән башка аның эшчәнлеге булмады.

Агымдагы елда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте корылтаен уздырганнан һәм оешмага хакимияткә якын кеше утырганнан соң мохтарият иң төп татар оешмасы булачак дигән сүзләр таралды. Моны сәясәтчеләр Русиянең милли-мәдәни мохтариятләре турында кануны эшли башлаячагы белән аңлатты. Имеш, милли республикалар бетереләчәк һәм милли мәнфәгатьләр бары тик мохтарият кысаларына гына калдырыла. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең оешып китүен рәсми булмаган хәбәрдарлык чаралары шуның белән аңлатты.

Билгеле булуынча, агымдагы елда Казанда чираттагы татар конгрессы уза. Моңа кадәр аның Русиядәге бүлекчәләре дә үзләрендә корылтай-конференцияләр уздырып, форумга делегатлар сайлый. Башкортстан татар конгрессы да моннан читтә кала алмый.

Башкортстан татар конгрессының теркәлүе гамәлдән чыгарылган булуы ачыкланган иде. Имеш, аңа арендалаган бүлмәләр өчен акча түләмәү һәм салым хезмәтләренә хисап бирмәү сәбәпче булган. Оешманың корылтаен уздыру вакыты да узган. Башкарма комитет узган утырышында оешмага яңа рәис сайлап, кабат теркәлү эшләрен башлаган иде. Башкарма комитетның яңа рәисе Заһир Хәкимов үзе җитәкчелегендә тәүге тапкыр утырыш узуын һәм оешма тирәсендәге хәлләр белән таныштырды:

​“Без берничә кешедән торган эшче башкарма комитет төзеп, документларны кабат теркәүгә биргән идек. Канун буенча оешма элекке исем белән кабат теркәлә алмый. Шуңа без аны “Башкортстан татарлары конгрессы”ннан “Башкортстан республикасы татарлары конгрессы” итеп үзгәрттек. Оешма теркәлде, ләкин салым хезмәте теркәү документларында махсусмы, түгелме, хата җибәргән. Анда безнең оешманы дини оешма итеп теркәгәннәр. Шуңа әле алар ул хатаны төзәтү белән мәшгуль.

8 октябрь башкарма комитет утырышын уздырып без алда торган эшләрне тикшердек. Иң зур эш – корылтай уздыру. Без аны 27 октябрьгә билгеләдек. Корылтайда яңа идарә һәм рәис, Казанда узачак форумга делегатлар сайланачак.

Башкортстанда татар оешмалары җитәрлек. Милли-мәдәни мохтарият оешып эшләп китте. Без башка оешмаларның эшчәнлеген кабатламый, үз юнәлешебезне билгеләргә тиеш. Элекке чордагыдан аермалы буларак, без башкарма комитетка абруйлы кешеләрдән бигрәк, эшчәнлек сыйфатларына карап сайларга булдык. Корылтайга әзерлек утырышларыбыз атна саен узачак”.
XS
SM
MD
LG