Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Gangnam Style" татарча яңгырарга мөмкин


"Gangnam Style" клибыннан күренеш
"Gangnam Style" клибыннан күренеш

Үзенчәлекле кореялы җырчы кыска вакыт эчендә интернетта “йолдыз” булды. Татар яшьләре аның җырын татарча башкармакчы.


Youtube хезмәтендә урнаштырылган “Gangnam Style” җырын бүгенге көнгә 420 млн.нан артык кеше караган. Әле берничә атна элек кенә 300 млн. карау белән ул Гиннес рекордлар китабына кертелгән иде.

PSY – Америка җырчысы булса бер хәл, әмма аның туган җире – Көньяк Корея. Җыр тексты корей телендә һәм артык зур мәгънәгә ия түгел. Җырда нәрсә турында әйтелгәнен 80% караучы аңламый дип фаразлап була. Шуңа да карамастан, PSY башкарган “Gangnam Style” көе күпләргә таныш.



4 октябрь кичендә Көньяк Корея башкаласы Сеул үзәгендә җырчы бушлай концерт бирде. Ачык һавада үткән тамашаны күрер өчен 80 меңнән артык җанатар җыелган. Тамашачылар “Gangnam Style” мотивларына кушылып махсус бию хәрәкәтләр кабатлады. Бу җыр аркасында дан казанган бию хәрәкәтләре хәзер бар дөньяга таныш.

PSY инглиз телендә җырламаса да, аны күп кеше яратты. Клипта катнашучы кызларның азиат чибәрлеге дә күпләрне әсир итте. Дөньяга танылу өчен инглиз телендә җырларга кирәк дигән стереотип юкка чыкты.

Бу җырга күптөрле пародиялар, каверлар һәм тәрҗемә иткән клиплар пәйда була башлады. Татарстанда да “Gangnam Style” җырының үз вариантын эшләмәкчеләр. Җыр үзе язылган икән иде. Хәзер нибары видео гына төшерәсе калган. Бу проект белән бер төркем Казан энтузистлары шөгыльләнә. Җырның исеме – “Oppa Kazan Style”.
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
йөкләү


Проектның продюсеры Луиза Габитова сүзләренчә, мондый идея берничә ай элек килгән. Әле ул вакытта PSY популяр җырчы булмаса да, аның иҗаты күп кешеләргә ошаган. Шулай итеп бер төркем яшьләр бу җырның татарча вариантын эшләргә карар кыла. Бу эшкә бөтен таныш-белешләрне җәлеп итәләр. Алар арасында биючеләр, җырчылар, тавыш һәм видеоператорлары бар.

Луиза Габитова
Луиза Габитова
Башта текст язу проблемы килеп туа, ләкин Луизаның таныш кореялы кызы бу эштә ярдәм итә. Шуннан урысча тәрҗемә барлыкка килгәч, КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаучы Ләйсән Гыйрфанова җырны татарчалаштыра. Ә башкару эше татар эстрадасында танылган шәхесләр Роберт Исламов һәм Рамил Закиров җилкәсенә төшә.

Ни өчен нәкъ татар телендә җырларга булдыгыз дигән сорауга, Луиза Габитова болай дип җавап бирде:

“Әгәр клипны карасагыз, корей теленең татар теленә шактый охшаганын күрерсез. Интонацияләре белән татар телен хәтерләтә. Өстәвенә, урыс телендә җырлаучылар күп булыр дип уйладык һәм аерылып тору теләге дә бар. Татар телен хәтта урыслар өчен дә туган тел икәнен онытмыйк. Татарстанда аны күп кеше аңлый”, диде Габитова.

Бу идея Луизаның дусты Дима Захаровка да килә һәм алар икәүләшеп төшерергә ярдәм итүчеләрне эзли башлыйлар. “Вконтакте” сәхифәсендә махсус төркем дә төзелгән. Бу видеоны төшерүдә теләсә кем катнаша ала.

Бүгенге көндә һава торышы начар булу сәбәпле төшерү эшләре тукталып тора. Әмма барлык техник кирәк-яраклар әзер һәм тиздән интернетта Kazan Style видеосын да күреп булыр дип ышандыра яшьләр.
XS
SM
MD
LG