Accessibility links

Кайнар хәбәр

1552 ел: "Казанның яулануында бик күп ак таплар кала бирә"


XIX гасырда иҗат иткән Борис Чориковның "Явыз Иванның Казанны алуы" дип аталган рәсеме
XIX гасырда иҗат иткән Борис Чориковның "Явыз Иванның Казанны алуы" дип аталган рәсеме

Галим, Тарих институтының урта гасыр тарихы бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин Казанның руслар тарафыннан яулану вакыйгасын Мәскәүнең чорына карап сәяси максатларда үз файдасына гына кулланып килүен әйтә.

Мәскәү ягындагы тарихчылар бүген Казан ханлыгын алуны кушу буларак бәяли, татар халкы өчен, татар тарихчылары өчен бу күп корбаннарга китергән басып алу була. Бу хакта Илдус Заһидуллин Казанның яулануына 460 ел тулу уңаеннан Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә әйтте. Ул шулай ук бу датага мөнәсәбәттә бик күп хакыйкатьнең әлегә кадәр ачыкланмаганлыгын да белдерде. 13 октябрьдә Казан яулануга 460 ел тула.

– Ул чорда сәяси вазгыять ничегрәк була?

– Казанның яулап алынуы урта гасырларда Алтын Урда таркалу һәм Көнчыгыш Европада күзәтелгән сәяси үзгәрешләрнең нәтиҗәсе булып тора. Алтын Урда таркалганнан соң аның кыйпылчыклары үзара багланышлар урнаштыра башлый. Һәр як өчен дә файдалы бердәмлекләр барлыкка килә. Шул ук вакытларда бер-бер артлы күрше рус кенәзлекләрен үзенә буйсындырып барган Мәскәү көчәеп китә.

Алтын Урда мирасын яңадан бүлүдә Мәскәү дәүләте өстен чыга – татар ханлыклары берсе артыннан берсе аның кул астына керә. Әлбәттә, безнең бүгенге күзаллауга караганда вазгыять күпкә катлаулырак булган. Мәскәү дәүләте бер үк вакытта Бөек Литва кенәзлеге белән дә өстенлек өчен көрәш алып барган. Димәк, ул вакытта Мәскәү төрле яклап өстенлеккә омтыла.

– Ни өчен урысларга Казанны алу кирәк булган?

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин
– Харитага күз салсак, Мәскәү кенәзлегенә Казан ханлыгы иң якын чиктәш булып торган. Казан ханлыгы көнчыгышка яки көньякка юнәлүчегә капка ролен үтәгән. Казан ханлыгын алу, Әстерханны буйсындыру Мәскәү өчен стратегик әһәмияткә ия Идел буе сәүдә юлын кулга төшерергә мөмкинлек биргән. XVI гасырның уртасында Идел елгасы тулысы белән Волгага – урыс елгасына – әйләнә дә инде. Мәскәү дәүләте XVI гасырның беренче яртысында күрше төрки-татар ханлыкларыннан үзенең икътисади, хәрби яктан өстен икәнен яхшы белгән, дипломатик юллар белән аларны бер-берсенә каршы кую ысуларын оста файдаланган, нәтиҗәдә Көнчыгыш Европада яңа геополитик күренеш формалашкан.

– Бу очракта Казанның яулануы котылгысыз булган дип карарга кирәкме?

– Монда объектив һәм субъектив сәбәпләр дә бар. Объектив сәбәпләргә килгәндә, Мәскәү дәүләтенең гел үсеш стадиясендә икәнлеген, кеше ресурсларының күплеген (6-8 миллион халык), финанс һәм икътисади яктан да көчлерәк булуын, Бөек кенәз (патша) хакимиятенең ныгый баруын, хәрби өлкәдә утлы коралның, тупларның киң кулланылуын билгеләп үтәргә кирәк.

Көчәеп килгән Мәскәү дәүләтенә каршы төрки халыкларның бердәм коалициясе булмау һәм каршы якның төрки дәүләтләр арасында низагларын оста файдалану ахыр чиктә аларның һәрберсен Мәскәү белән көрәштә бергә-бер калдырган. Төрки халыклар бердәмлек кирәклеген Казанны югалткач кына аңлый башлаган, ләкин инде терсәкне тешләп булмаган.

– Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген саклап кала идеме, бу җөмләне без "әгәр" дип дәвам итсәк.

– Тарих фәне мондый фаразларны яратмый. Алай фикерләү тарихчыларга хас түгел. Казан ханлыгының бәйсезлеген саклап калу өчен берничә шарт үтәлү кирәк булыр иде. Беренчедән, Кырым ханлыгы, Нугай урдасы белән бердәм максатлары булган берлек. Икенчедән, тотрыклы сәяси дәүләт системасы булдыру сорала. Өченчедән, ханлыкта икътисади, хәрби өлкәдә реформалар үткәрү кирәк була. Ә чынбарлыкта ханлык Алтын Урдадан калган традицияләр белән яшәвен дәвам итә.

– Бүген Казанның яулануы турында күпләр урыслар килгәннәр, ике ай буе Казанны камалышта тотканнар, аннары яу булган, шартлатып кергәннәр, татар каны елгалар булып аккан дип кенә белә. Чынлыкта хәлләр ничегрәк була?

– Чынлыкта Мәскәү дәүләте башта Казан ханлыгын кушуны тыныч юл белән тормышка ашырырга омтыла. Ул Шаһгалине хан итеп куя, Тау ягын (Иделнең уң ярындагы җирләр) үзенә буйсындырып, бу төбәктәге салымнарын үзенә җыеп, рус идарәсен кертә. Шушы планның кульминациясе булып Казанда Шаһгалине рус наместнигы белән алыштыру күзаллана. Бу план тормышка ашкан очракта, Казан ханлыгын рус дәүләтенә кушу, бәлки, ул елларда җирле халыкны зур югалтуларга дучар итмәс иде. Казаннар исә, ихтыяр көче күрсәтеп, милли дәүләтләрен саклап калу юлына – ачыктан-ачык көрәш юлына баса.

Тарихчылар арасында бүген төрле фикерләр ишетелә. Әгәр наместник килгән булса, халыкка яхшырак булмас иде микән, диючеләр дә бар. Биредә анык фикер әйтү кыен. Әйтик, 1783 елда Кырым ханлыгын тыныч юл белән Русиягә кушалар, андагы морзалар дворян статусына ия була, мөселман дин әһелләре дә салымнардан азат ителеп, югары катлам вәкилләре итеп раслана, вакыфлар саклана. Ахыр чиктә урыс идарә системасын һәм мәхкәмәсен урнаштыру, төбәкне актив колонизацияләү кырым татарларының көчле протест хәрәкәтләренә китерә. Кырым татарлары һәм нугайлар күпләп Госманлы дәүләтенә күченергә мәҗбүр була, аларның элеккеге милли мәдәниятеннән тарихи ватаннарында бик аз әйбер сакланып кала. Русиянең XVII - XVIII гасырларда нык киңәюен исәпкә алсаң, ә Урта Идел буйларының урыс дәүләте эчендә калуын уйласаң, монда да бик көчле каршылыклар килеп чыккан булыр иде. Вакыйгаларның ничек бару вариантларын беркем дә өздереп кенә әйтә алмый.

– Татар ханнары арасында бердәмлек булмауның төбендә ни ята?

– Сәбәпләр күп. Казан мисалында карасак, беренчедән, Олуг Мөхәммәтнең нәселе өзелә. Икенчедән, Казан сәяси элитасында ике зур төркем хасил булып, аларның һәрберсе, үз мәнфәгатьләрен күздә тотып, читтән үзенә кулай хан чакыра, илдә сәяси тотрыксызлык тудыруга китергән адымнар ясый, феодал элита вәкилләре арасында өстенлек алу өчен көрәш кыза, бу үзара каршы торуда кан да коела. Мондый шартларда, әлбәттә, дәүләткә киләчәккә карап яшәве кыен булган. Өченчедән, рус хөкүмәтенең сәяси эшчәнлекне көчәйтүе һәм ханлык эшләренә тыкшынуы хәлне тагын да кискенләштергән.

– Бүген тарихчылар 1552 елгы вакыйгаларга нинди бәя бирә? Аларны Казанның яулануы дип, әллә булмаса Казанны рус дәүләтенә кушу дип бәялиме?

– Мәскәүдән торып язучылар Казанны Мәскәү дәүләтенә кушу дип әйтә. Киң мәгънәдә, Русиянең Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары, Нугай урдасы җирләре хисабына киңәюен исәпкә алсаң, ул шулай күренә кебек. Туры мәгънәдә “кушу” сүзе ул үз теләге белән яки ике як тарафыннан үзара килешенгән шартлар нигезендә бер дәүләтнең икенчесенә буйсынуын аңлата. Чыннан да, күп кенә төрки халыкларны буйсындыру чагыштырмача аз санлы хәрби көчләр белән, күп кан коймыйча гына тормышка ашырыла. Ләкин бу терминны Казан ханлыгына мөнәсәбәтле һич кенә дә куллана алмыйбыз.
Казан ханлыгын буйсындыру 1552-1557 елларда да дәвам итә

XVI йөзнең беренче яртысында Казанга күпсанлы походлар оештырыла. Бу ханлыкны көчсезләндерү һәм аңа сәяси йогынтыны көчәйтү өчен эшләнә. Аннары, 1552 елны Казан штурм белән алына, күп кан коела. Әле алай гына да түгел, Казан ханлыгын буйсындыру 1552-1557 елларда дәвам итә. Яңа хакимиятнең җирле халыкка каршы биш ел дәвамында алып барган хәрби операцияләрен тарих фәнендә “Казанская война” дип атыйлар. Милли дәүләтчелекне торгызу өчен барган милли-азатлык көрәшен җирле феодаллар җитәкли. Шуңа күрә без Казан ханлыгын Русиягә тыныч юл белән кушканнар дип һич кенә дә әйтә алмыйбыз. Бу – яулап алу булган. Яулап алу бик күп көч сораган.

– Мәскәү сәясәте күзлегеннән фикер йөртүче тарихчылар бу кушуның сәбәбен ничек аңлата?

– Алтын Урда таркалгач, Көнчыгыш Европада лидерлык мәсьәләсе өскә калкып чыга һәм бу зур территориядә яңа дәүләтләр төзү башлана. Казан ханлыгын кушу Рус дәүләте үсешендә бер этап дип аңлатыла. Гомумән алганда, ул дөрес кебек, ә Казаннан караганда ул яулап алу булган.

Биредә инде калыплашкан, төрле чорларда бераз үзгәреш кичергән Русия дәүләте оешуга кагылышлы һуманитар фән традициясенең йогынтысы зур. Галимнәр инкыйлабка кадәр Казанны яулап алуны таныганнар. Яулап алу һәрвакыт рус җирләренә һөҗүм итеп, талаулар оештыручы, әсирләр ташучы юлбасарларга каршы, аларның оясын туздыру өчен булды, дип аңлатканнар.

Совет елларында акцентлар үзгәрә, чөнки “бердәм совет халкы”н оештыру өчен электән булган каршылыкларны киметергә, йомшартырга, төсләрен уңдырырга кирәк була. Нәтиҗәдә, Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушу – ул төбәк халыклары Казан ханлыгы астында булганга йә булмаса Төркия кулына эләгергә мөмкин булганга караганда прогрессиврак дигән фикер уздырыла.

– Галимнәр арасында Казанның яулануы өстендә эшләүчеләр бармы? Әллә хәзер барсы да билгеле инде дип кенә үтеп кителәме? Әллә бүген галимнәр татар-рус мөнәсәбәтләренә артык кагылмаска тырышамы?

– Миңа калса, бу өлкәдә бик күп фикерләр әйтелде. Совет елларында аерым галимнәр Казанны яулап алганнар дип язып зыян да күрде. Мәсәлән, Сәлам Алишевнең 1978 елны докторлык диссертациясе булган китап кулъязмасы Мәскәүдә, Тарих институтында, яклау тапмады. Галим докторлык диссертациясен башка темага язарга һәм якларга мәҗбүр булды.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ике елга бер тапкыр урта гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихына багышланган конференцияләр уздырып килә. Соңгысы быел март аенда булды. Бу мәсьәләне хәзер галимнәр киң масштабта карарга омтыла: Мәскәү – төрки-татар ханлыклары – Бөек Литва кенәзлеге үзара мөнәсәбәтләре барышы рәвешендә. Әлбәттә, тар темалар буенча да эзләнүләр дәвам итә. Казан алынудан тыш, бу вакыйгага китергән сәбәпләр һәм аннан соңгы нәтиҗәләр нинди булган дигән мәсьәләләр дә бик әһәмиятле.

– Казанның яулануында ачылмаган, әле билгеле булмаган вакыйгалар һәм ак таплар бармы?

– Бүген бик күп ак таплар кала бирә. Бу, беренче чиратта, язма чыганакларның бик аз саклануы белән, ханлык чоры Казаныннан бик аз микъдарда тарихи мәгълүмат калу белән аңлатыла. Әйтик, казанлылар ни өчен Зөя кирмәнен төзүгә юл куйганнар, Казан шәһәренең диварлары, шәһәр биналары нинди булган, алып булмаслык дип уйланылган Казан кирмәнен нинди архитектор проектлаган, Казанны саклауда хан буйсынуында булган төбәкләрнең гаскәриләре ни дәрәҗәдә катнашкан, ни өчен көтелгән ярдәм килмәгән, Мәскәү гаскәре ягында сугышкан һәм һәлак булган мөселманнар кайда җирләнгән һ.б. Бу юнәлештә яңа сүзне археологик тикшеренүләр әйтер дип уйлыйм.
Рус җәмгыятендә һәм татарлар арасында яшәп килгән мифлардан арыну бик мөһим

Яңа чыга башлаган “Чын мирас” журналы октябрь аенда берләштерелгән (8 һәм 9) саннарын Казан ханлыгы тарихы һәм аны яулап алу мәсьәләләренә багышлады. Биредә күренекле галимнәрнең ханлык оешуга, андагы иҗтимагый һәм икътисади мөнәсәбәтләргә, дәүләтнең башкаласына, аның алыну сәбәпләре турында һ.б. башка темаларга материаллар бирелде. Чөнки бүген рус җәмгыятендә һәм татарлар арасында яшәп килгән мифлардан арыну бик мөһим. Бигрәк тә милли күтәрелеш елларында “Хәтер көне” һәм ханлык темасы һәрвакыт сәяси яктан яңгырады. Бүген бу юнәлеш тукталды һәм бушлыкны төрле, еш кына фәннән ерак торган кешеләрнең басмалары яки язучыларның хыял җимеше булган әдәби әсәрләр тутыра башлады. Бу катлаулы өлкәдә галимнәрнең төпле фикерләре һәм чыганакларны тәнкыйди анализга корылган хезмәтләр алгы планда буларга тиеш дип уйлыйм.

– Хәтер көнен Татарстан җитәкчелеге һәм хөкүмәт игътибарга алмаска тырыша. Бу көнне урысларның күңеленә тимәслек итеп республика күләмендә билгеләп булыр иде микән?

– Бу темадан берничек тә читкә китеп булмый. Казанда Александр I фәрманы нигезендә бөтен Русия күләмендә акча җыеп, җитмәгәнен хөкүмәт хисабына тулыландырып төзелгән Казанны алучыларга куелган һәйкәл тора. Бу һәйкәлнең 1917 елгы инкыйлабка кадәр һәр ягына “В честь победы над татарами. 1552” дип язылган булган. Аннан соң император Николай II 1854 ел 12 апрель көнне кул куйган фәрманы белән Явыз Иванның 4 октябрьдә Казанга тәре йөреше белән җиңүче рәвешендә керүен Казан губернасындагы барлык дәүләт оешмалары һәм уку йортлары өчен ял көне – бәйрәм көн – дип игълан иткәнен дә истән чыгарырга ярамый. Халык телендә ул көн “Казан бәйрәме” дип йөртелгән.

Бүген исә бу һәйкәл чиркәү кармагына бирелде. Ә XVI гасырның азагында Казан митрополиты Гермоген нигез салган традиция буенча, Казан өчен һәлак булучылар – христиан дине өчен һәлак булучылар исемлеге булдырыла, 1592 елдан башлап Казан епархиясенең барлык чиркәүләрендә дә алар истәлегенә матәм чаралары уздыру тәртибе урнаша. 1823 елдан башлап һәйкәл 2 октябрь вакыйгаларын искә алу үзәгенә әверелә. Биредә аерым елларда зур тантаналар да уздырыла. Шушы вакыйга уңаеннан Казанда тәре йөреше оештыру гадәткә керә.

Хәзер бу традицияләр торгызыла башлады, чөнки алар инде күптән канунлаштырылган. Бүген чиркәү җәмгыятьтән аерылган, бу өлкәдәге адымнар чиркәүнең үз эше дип карала. Нәтиҗәдә без ни күрәбез? Җиңүчеләр хөрмәтенә һәйкәл дә бар, аларны дин әһелләре дә олылый. Ә үз Ватаннарын саклап гадел сугышта һәлак булган мөселманнар өчен берни дә юк. Ә бит Татарстан республикасының титул халкы булып күпчелеге мөселман өммәтендә булган татарлар тора. Шәһит киткәннәрне хәтта Татарстан мәчетләрендә дә искә алмыйлар, алар рухына җәмәгать намазы да укылмый.

Менә шуннан чыгып караганда, Казанны алу көне Татарстан республикасындагы милләтара һәм динара булган тотрыклылыкка тискәре йогынты ясый торган бер факторга әверелергә мөмкин. Бу очракта һәлак булган татарлар өчен һәйкәл кую ничә гасыр дәвам иткән тарихи гаделсезлекне юкка чыгаруга тиң булыр иде. Бәлки, үзенә күрә шушы мәсьәләдә ике халык арасында бер уртак караш барлыкка килүгә дә йогынты ясар иде.
XS
SM
MD
LG