Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафуров җинаятьләргә катнашы турындагы хәбәрләргә дәгъва белдерәсен әле хәл итмәгән


КФУ ректоры Илшат Гафуров матбугатта җинаятьләргә катнашы булуы турындагы хәбәрләргә дәгъва белдерәсен әле хәл итмәгән.

Элегрәк журналист Ирек Мортазин “Новая газета”да Гафуровның 90нчы елларда “29нчы комплекс” җинаять төркеме белән бәйле булуы турында язма бастырган иде.

Гафуров сүзләренчә, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен ул Татарстан дәүләт шурасына сайлау узгач караячак. Хәзер Казан университеты тормышында бик авыр вакыт, ди ректор.

Мортазинның язмасыннан соң Татарстан югары мәхкәмәсе каршында КФУ ректорына каршы пикет узды. Каршылык чарасын университет студентлары һәм Татарстан дәүләт шурасы депутатына намзәт Раушан Вәлиуллин оештырды.
XS
SM
MD
LG