Гыйрак бу елның икенче яртысында хәрби корал сату буенча Русия белән 4 млрд долларлык килешү төзегән. Бу хакта хакимият матбугат хезмәте материалларына сылтама ясап ИТАР-ТАСС хәбәр итә. Документлар Русия һәм Гыйрак премьер-министрлары Дмитрий Медведев һәм Нури әл-Мәлики очрашуына әзерләнгән.
“Делегация әгъзалары Русиянең хәрби корал үрнәкләре белән танышты, “Рособоронэкспорт” ширкәте вәкилләре тәкъдимнәре турында фикер алышты һәм 4 млрд долларлык корал сатып алу турында берничә килешү төзеде”, - диелә матбугат хатында.
Гыйрак рәсмиләре һәм хәрби белгечләре Русиягә апрель, июль-август айларында килгәннәр иде.