Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда Иран махсус хезмәтләренә бәйле булуда шикләнелүчеләрне хөкем итәләр


Бакуның авыр җинаятьләр мәхкәмәсе бер төркем азәрбайҗанлыны Иран махсус хезмәтләренә бәйле булуда гаепләп хөкем карары чыгарды.

Хөкем ителүче 22 кеше Иранның «ислам инкыйлабы сакчылары корпусы» белән бәйле дип танылды һәм дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнде. Аларга 3 елдан 13 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, хөкем ителүчеләр Азәррбайҗан территориясендә террор оештырырга, Израиль илчелегенә, яһүд оешмаларына һөҗүм ясарга җыенган.

Хөкем ителүчеләр дәүләткә хыянәт итү гаепләвен кире каккан, ләкин кайбер башка гаепләүләрне таныган. Төркем хөкем карары белән килешми һәм апелляциягә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG