Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:44

"Корбан чалу тыелса, ит ашау да тыелырга тиеш була"


Мәскәү Җәмигъ мәчете янына Корбан гаетенә җыелган мөселманнар, 2011 ел

Мәскәү Җәмигъ мәчете янына Корбан гаетенә җыелган мөселманнар, 2011 ел

Мөфтиләр шурасы корбан чалуны тыю кануны булмас дип өметләнә. Мәскәүдә Гает намазларына өстәмә җирләр биреләчәк.

Мөселман дөньясы, шул исәптән Мәскәүдә яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәменә әзерләнгәндә, Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе дип аталган бер төркем Корбан чалуларны тыю тәкъдиме белән чыкты. Алар моны мөселманнарны мыскыллаучы дип танылып күп тапкыр тәнкыйтьләнгән “Мөселманнарның сафлыгы” киносын тыюга җавап дип атый.

“Челтәрдә цензура, YouTubeның һәм башка сәхифәләрнең ябылу мөмкинлеге турында” дип аталган дискуссиягә йомгак ясап Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе шул рәвешле мөселманнардан үч алырга булган.

Бу төркем хәзер “Хайваннарны йола белән үтерүләрне тыю турында” исемле канун өлгесе әзерләргә һәм аны төрле дәрәҗәдәге канун чыгару шураларына, парламентларга тапшырырга җыена. Алар бу канун өлгесен “хайваннарны ритуал белән үтерү вәхшиләр йоласы, ул Русиядәге бик күп халыкның хисләрен мыскыллый һәм XXI гасыр дәүләтендә мондый нәрсә була алмый”, дип нигезли.

Балалар алдында корбан чалу аларда рәхимсезлек тәрбияли, “гомуми әхлак һәм һуманитар кыйммәтләренә” каршы килә, диелә Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе мөрәҗәгатендә.

1 октябрьдә Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе “Мөселманнарның сафлыгы” фильмын экстремистик кино дип танып аны тыю турында карар чыгарган иде.

Белдерүдә мөселман йолалары аерым атап әйтелмәсә дә, Корбан бәйрәменә ике атна вакыт калып барганда бу тәкъдимнең нәкъ менә мөселманнарга каршы юнәлтелгән булуы ачык күренә.

Дамир Гыйззәтуллин

Дамир Гыйззәтуллин

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин исә Азатлык радиосына Русия хакимиятләре илдә дистәләрчә миллион мөселман яшәвен истә тотып мондый канунны гамәлгә кертүгә бармас дип өметләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, мондый канун тәкъдим итүчеләр алга таба үзләре дә ит ашаудан тыелырга һәм мөселманнарга корбан чалуны тыю гына түгел, бар Русиядәге 140 миллионлап халыкка ит ашауны тыярга тиеш булып чыга.

“Бу безнең тормыш рәвеше. Русиядә 38 мөселман халкы үз җирләрендә яши. Мөселманнар хайваннар үстереп үзләренчә чала. Илдә барлыгы 20 миллион мөселман дип әйтәләр. Без 25 миллион дип исәплибез. Алар каршы дип без үзебезчә яшәмәскә тиеш түгел. Дәүләт андый нәрсәгә юл куймас”, дип белдерде Дамир хәзрәт.

Дамир Гыйззәтуллин шулай ук тагын ике атнадан үтәчәк Корбан бәйрәменә Мәскәүдә алып барылган әзерлек эшләре белән таныштырды.

Мәскәү Җәмигъ мәчете янына башка еллардагы Корбан бәйрәменә җыелучылар саны йөз меңгә якынлаша иде. Быел да халык саны күп булыр һәм мөселманнар мәчет җирләренә генә сыешмыйча күрше биналар яннарына да җыелыр дип көтелә.

Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүдәге дүрт мәчет янында күпме кеше җыелачагы турында шәһәр хакимиятен инде кисәтеп куйган. Мәчет карамагындагы җирләрдән читтә мөселманнар җыелган урыннарда тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре җаваплы булса, Дамир хәзрәт әйтүенчә, Мөфтиләр шурасы мәчет җирләрендә тәртип саклауны үз өстенә алырга теләк белдергән.

Дүрт мәчеттән тыш тагын берничә урында Гает намазы укылачак. Аларның берсе Лужники стадионы янында елга буендагы гольф клуб җирләрендә булачак. Икенче урын шәһәр үзәгеннән шактый читтәрәк, көньяктагы Бутово паркында билгеләнгән. Анда бер меңләп мөселман җыелыр дип көтелә.

Мәскәү хакимияте гает намазына тагын берничә урын вәгъдә иткән, әмма аларның кайда булачагы әлегә хәл ителмәгән.

Мәскәү мәчетләре янында күпләп корбан чалулар булмаячак. Мәчет янында бары бер генә куй чалыначак. Корбан чалулар шәһәрдән читтә булачак, Мәскәү өлкәсендәге кечкенәрәк шәһәрләрдә һәм авылларда корбан чалу өчен күп кенә урыннар әзерләнгән һәм әзерләнә.

Мөселманнар Мәскәү янындагы фермерларга барып фермерларның малларын чала алачак. Икенче мөмкинлек – алдан мәчеткә барып язылып, акча түләп корбан чалдыру. Ул очракта махсус билгеләнгән хезмәткәрләр корбанны шәһәрдән читтә чалып алып киләчәк һәм мәчет янында, кирәк булса, турап тапшырачак. Авырулар булмасын өчен ветеринар хезмәтләре һәрбер малны тикшереп үткәрәчәк, ди Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG