Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

“Российская газета” басмасы экстремистлык яки террор эшчәнлегенә катнашы булган 47 кешенең исеме күрсәтелгән мәгълүмат таратты. Бу исемлектә Татарстаннан да алты кеше күрсәтелгән. Алар арасында Чаллы ТИҮнең һәм БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин да бар.

Экстремистик йә террор эшчәнлеге алып баручылар дип саналган кешеләрнең исемлеге “Российская газета”ның 19 сентябрь санында 21нче битендә бирелә. Исемлекнең авторы итеп Росфинмониторинг мөдире вазифасын башкаручы Ю.Короткий күрсәтелгән. Ягъни, Короткий әфәнде экстремистлар вә террорчылар дип саналган шушы 47 кешенең исемнәрен күрсәтеп, газет редакциясенә биргән. “Российская газета” гади укучылар арасында әллә ни шөһрәтле түгел. Аны рәсми оешмалар гына алдыра, чөнки анда Русиядә кабул ителгән кануннар яктыртыла.

Инде сорау туа: Русия күләмендәге экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә Татарстанның алты кешесе, аерым алганда Зиннур Әһлиуллин ничек килеп эләккән? Шул хакта Зиннур әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Зиннур әфәнде, газетта күренгән бу мәгълүматларны ничек кабул иттегез?

– Монда "Казыйлар кем?" дигән сорауны куям. Алар нинди күзлектән чыгып бу исемлекне газетка биреп куйдыргандыр, белмим. Мин беренче тапкыр экстремист сүзен 1987 елда Кырым татарлары үз хокукларын яклап Мәскәү урамына чыккач ишеттем. Алар үз Ватаннарына кайтаруны даулап урам җыеннары, пикетлар уздырды. Аларны Мәскәү экстремистлар дип атады. Шул күзлектән караганда үз хокукларын даулаган милли азчылык вәкилләрен экстремист дип атыйлар. Кемнәр ныгытып көрәшә, аларны террорист диләр. Моңа гаҗәпләнергә ярамый, бу – колонизаторлар ысулы. Биредә мәкерлек тә ятадыр һәм ул исемлек белән нәрсә эшләргә җыеналардыр, аңламыйм. Хәзер бар хакимият махсус органнар кулында. Прокуратура да алар күрсәтмәсе белән эшли. Алга киткән илләр җәмгыяви тормыш корганда, Русия империясе бөтенләй урта гасырлар чорына төште. Менә монысы чынбарлык.

– “Российская газета”да сезнең исем чыкканнан соң, “Бу нәрсә, ник болай?” дип хәл белүчеләр булдымы?

– Артык кызыксынучы булмады. Казаннан кайбер танышлар хәлне белде. Бу исемлекне җирле хакимият игътибарына чыгарганнардыр. Безнең кебекләрне күзәтчелектә тоту, төрле чаралар күрү максатын куйганнардыр. Татар халкы хокукларын яклаудагы эшчәнлегемне Мәскәүдә бик нык “бәяләгәннәр”, ягъни, Мәскәү урыннардагы ФСБ органнары биргән исемлекне элгән. Җирле органнардан кемнәрдер пенсиягә китәргә җыена, зур акчалар алалар. Нәтиҗәдә, булмаган эшне дә булды дип, без зур эшләр эшләдек дип Мәскәүгә хисап җибәрәләр.

– Сездән башка “экстремист”лар исемлегендә Татарстаннан тагын биш кеше бар. Экстремист, террорист ярлыклары тагылган кешеләр буларак, бер-берегезне беләсезме?

– Рәис Гыймадиевны беләм, аның белән мәчеттә очрашып торабыз. Яхшы, тәртипле кеше. Мин анда экстремист чалымнары күрмәдем. Хөкүмәт менә шундый яхшы кешеләрне аралап алуны оештыра. Андыйларны бәрү, кимсетү һәм утырту бара. Урамнарда күпме кеше йорт-җирсез йөри, күпме аракы эчүче бар. Хөкүмәткә шундыйлар кирәк. Кеше уйламасын, фикер йөртмәсен, байлыкларын, хакимиятне тартып алмасыннар дип. Мондыйлар хакимияткә куркыныч түгел. Ә без үзебез өчен тырышабыз, дөньяда булган гражданнар җәмгыяте өчен көрәшәбез. Бүгенге хакимият бозык һәм ул халык белән исәпләшми. Инде илдә акыллы кешеләр калмады. Акыллы, актив булганнарны төрле ысуллар белән эзәрекләү бара.

Эзәрлекләү алып баручы махсус оешмаларга беркем дә ревизия ясамый. Әгәр без дәшми калабыз икән, тагын да начаррак булачак. Бер генә бирелгән гомерне лаеклы итеп, чын тормыш таләп итеп уздырырга кирәк.

– “Российская газета” сезне экстремист буларак бар дөньяга таратты. Бу уңайдан газетны мәхкәмәгә бирү турында уегыз юкмы?

– Миңа мондый фикерләрне тәкъдим итүчеләр булды. Газет та, мәхкәмә дә, хакимият алар кулында. Безнекеләр инде алтынчы сыйныф өчен чыгарылган тарих китабын язучыларны мәхкәмәгә биреп карады. Анда татарлар кеше ашаучы итеп сурәтләнә. Бернинди чара күрелмәде. Русиядә бары тик урыс халкы файдасына гына эшлиләр. Шуңа да карамастан, урыс халкы ярлы, бәхет ала алмады. Моның өстенә хакимият урыс халкын башка милләтләргә өстерә. Мине 282нче маддә буенча, ягъни милләтара низаг чыгаруда гаепләделәр. Янәсе, мин урысларга каршы чыккан. Урыс бит үз телендә сөйләшә, укый. Ә безгә мондый мөмкинлекне бирмиләр.

– Зиннур әфәнде, әлеге экстремистлар, террорчылар исемлегендә татарлар, чеченнар, дагыстаннар белән бергә урыс фамилияле кешеләр дә бар...

– Мондагы урыс исемендәге кешеләрнең берничәсе осетин, карел. Тагын ислам кабул иткән урыслар бар. Шовинист булган урысларны монда яздылар микән, ышанып бетмим. Хакимият – урыс шовинистларының “түбәсе”. Чаллыга Понамарев килгәч тә, урыс оешмасы вәкилләре исерек хәлдә килеп акырдылар, сүгенделәр, кычкырдылар. Биредә ФСБ кешеләре дә бар иде. Ләкин берсенә дә бер сүз әйтмәделәр. Әгәр татар милли хәрәкәте бу гамәлләрнең яртысын гына эшләсә дә, алып китеп ябалар иде. Мисаллар тормышта күренә. Органнар урыс кычкыручыларын яклады. Русия дигән мондый дәүләт безгә кирәк түгел һәм ул таркалырга тиеш. Хакимият башка халыклар файдасына эшләми. Безне йөзләгән еллар буе изделәр. Моңа күпме түзәргә була?

* * * *

“Российская газета”да экстремистлык яки террор эшчәнлегенә катнашы булган кешеләр исемлегендә Татарстанның төрле төбәкләрендә, Таҗикстанда туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче тагын биш кешенең исеме күрсәтелә. Болар – Рәис Гыймадиев, Булат Рәҗәпов, Рәдиф Басыйров, Илнур Нәүрүзов һәм Рөстәм Әхмәтов. Аларга быел мәхкәмә булып, 50 мең сумнан алып 110 мең сумга кадәр түләү салынган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG