Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Инвесторлар килсә, Шумковода мәчет төзелергә мөмкин"


Шумково авылына керү юлы
Шумково авылына керү юлы

Балык Бистәсе районының Шумково авылында әлегә мәчет төзелмәячәк. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рашат Хәбибуллин белдерде. "Авылга инвесторлар килсә, төзелергә дә мөмкин", дип өстәде ул. Таҗикларга мәчет төзергә бирмиләр дип шау-шу чыгаруда һәм авылдагы хәлләрне берьяклы гына яктыртуда Рәис Сөләймановны гаепләде.

Русия стратегик өйрәнүләр институтының Идел буе үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов Шумково авылында булып кайткач, интернетта "Нигә Татарстанга мигрант-фундаменталистларны чакыралар?" дигән мәкалә пәйда булган иде. Бу мәкаләдә ул әлеге авылда җиде таҗик гаиләсенең яшәп ятуын республикада ислам фундаментализмы көчәя баруның мисалы буларак күрсәтте. Сөләйманов Шумковода булганда эшмәкәр Марат Галимҗанов белән дә очрашкан. Галимҗанов аңа таҗикларның мәчет төзергә теләгәнлеген, ә авыл халкының моңа каршы икәнлеген дә әйткән.

Сөләймановның мәкаләсе эчендәге бу сүзләрне башка интернет сәхифәләр, мисал өчен, "Национальный акцент" бөтенләй башка яктан ачкан. "Национальный акцент"тагы мәкалә "Татарстанда яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыга" дип атала. Татарстандагы хәлләр, андагы тормыш турында белмәүчеләр бөтен татарстаннар мәчет төзелешенә каршы икән дип тә уйлап куярга мөмкин.

"Таҗиклар үз өйләрен дә рәтләп бетерә алмый"

Балык Бистәсе башлыгының социаль мәсьәләләр өчен җаваплы урынбасары Рашат Хәбибуллин: "Монда Рәис Сөләйманов берничә кеше белән килгән иде. Аннан соң кем, кайда ничек яза инде. Бу шау-шу кубып безгә ассамблея вәкилләре килгәч, Сөләйманов язганнарның яртысының да дөреслеккә туры килмәүгә инанып кайтып киттеләр. Бу шау-шу тугач, авыл халкы безгә мәчет кирәк түгел дип әйтте", дип белдерде.

Хәбибуллин сүзләренчә, Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре Шумковода булганда авыл халкы һәм шулай ук анда яшәүче таҗиклар белән булган сөйләшүдә мәчет төземәскә дип уртак килешүгә килгәннәр. "Авылда зур үзгәрешләр көтелсә, гыйбадәтханәләр төзеләсе булса, авыл халкының сүзенә өстенлек бирелә", ди ул. Шулай да Хәбибуллин киләчәктә Шумковода мәчет төзү мөмкинлеген дә кире какмый.

"Анда инвесторлар килергә тиеш. Алар халык белән берлектә авылларда әкренләп-әкренләп мәчетләр сала. Алла бирса, алга таба бу авылга да, инвестор килер дип көтәбез. Хәзер ярты районны - Котлы Бөкәш өлешен "Кулон" үзенә алып бетереп килә. Алар һәрбер татар авылында матур итеп мәчетләр салып куйды. Хәзер бездә "Красный Восток", "ВАМИН" кереп килә. Бөтен авылларны да инвесторлар алып бетереп бара. Шундый фикергә килдек, әкренләп алар килгәч салабыз инде", ди Хәбибуллин.

Шумковода яшәүче таҗик балалары
Шумковода яшәүче таҗик балалары
Аның сүзләренчә, авылда яшәүче таҗиклар бу мәчетне сала да алмаган булыр иде. "Анда җиде таҗик гаиләсе яшәп ята. Аларның барсының да әтиләре Казанда эшли. Монда хатыннары һәм балалары гына тора. Уку яшенә җиткән балалары мәктәпкә йөри. Башлангыч мәктәбебездә биш таҗик, бер татар баласы бар. Мәчет салу бик күп чыгым сорый. Ул таҗиклар килгәч тә 10-12 меңгә иң иске өйләрне сатып алган. Бүгенгә әле алар үз өйләрен дә рәткә китереп бетерә алмый. Ассамблея вәкилләре белән без өч таҗик өендә булдык. Кечкенә генә өйләр алар. Әллә ни шартлар да юк", ди Хәбибуллин.

Хәбибуллин намаз укырга теләге булганнарның Шумково авылыннан бер чакрым ераклыктагы Балыклы Чүкәй мәчетенә бара алуларын да белдерде. “Таҗикларның күбесе район үзәгенә җомга намазына килә", ди Хәбибуллин. Шумково авылы Балык Бистәсеннән 13 чакрым ераклыкта урнашкан. Шулай ук районда 39 мәчетнең эшләп килүен, тагын ике мәчетнең теркәлү алдында торуын, ике мәчетнең төзелеп ятуын да әйтте. Ел да районда Коръән укучылар бәйгесенең үтүен, быел җиңүчеләрнең Чаллыга баруларын да белдерде.

Шумководагы чиркәү
Шумководагы чиркәү
“Шумково авылының күпчелеген руслар тәшкил итә”, диде Хәбибуллин. Авылда ярым җимерек хәлдә зур чиркәү тора. Хәбибуллин аны төзекләндерү өчен күп акчалар кирәклеген, әлегә аны аякка бастыру өчен районның гына хәленнән килмәвен дә әйтте. Шумководагы руслар бәйрәмнәр булганда ике чакрым ераклыктагы авылдагы чиркәүгә йөриләр, ди түрә.

"Кечкенә урыс авылларында һәм кечкенә керәшен авылларында әкренләп-әкренләп гыйбадәтханәләр ачабыз. Менә быел Шормабаш авылында ачтык", ди Хәбибуллин. Бәйрәмнәрдә чиркәүгә йөрү өчен ук рус халкын махсус транспорт белән тәэмин итүләрен дә әйтә.

Бүген Татарстанда мәчетләр төзелә, ә күпчелек татар авылларында аңа йөрүче кешеләр юк диярлек, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. "Мәсьәләнең бу ягы да бар. Әмма безнең районның имам-мөхтәсибе бик актив кеше. Имам-хатибларның ничек эшләвенә карый инде. Алар яхшырак эшләсә, халык әкренләп-әкренләп мәчетләргә йөри башлый", ди Хәбибуллин.

"Татарлар теләсә, руслар каршы килмәс иде"

Шумково авылы хакимияте башлыгы Габделбәр Закиров: "Әгәр авылда мәчет төзелеше мәсьәләсен татарлар күтәреп чыккан булса, мөгаен, руслар каршы килмәс тә иде", ди.

Таҗиклар бу авылга 1996 елда ук килеп урнаша башлаган. Габделбәр Закиров сүзләренчә, берсенең әнисе Шумковоныкы. Ул Балык Бистәсе якларына башка таҗикларга юл ачкан. Аннары туганнарын, танышларын бу якка тарткан. Закиров Шумковода 126 рус, 116 татар, 50 таҗикның яшәвен әйтә. Чыгышы белән рус авылы булса да, әкренләп-әкренләп аңа күрше тирә авыллардан татарлар да килеп урнашкан. “Алар мөселман бәйрәмнәре булганда үз авылларына юл тота”, ди Закиров.

Үзе ул бүген авылга мәчет кирәк түгеллеген, аңа татарларның барыбер йөрмәячәген әйтә.
XS
SM
MD
LG