Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Вамин Татарстан» милеге кулга алынды


«Вамин Татарстан» ширкәте милеге кулга алынды. Азнакай мәхкәмә приставлары Мамадыш район мәхкәмәсеннән тиешле документлар алгач шундый карарга килгән.

“Вамин Татарстан”ның барлык кулга алынган милке “Русия авыл хуҗалыгы банкы”на күчереләчәк, чөнки ширкәт әлеге банкка бурычлы иде.

Мәхкәмә приставлары агрохолдинг җитәкчелегенә милекне кулга алу карары документларын тапшырган. Милек исемлеге 28 пункттан тора. Барлыгы якынча 7 млн сумлык милек кулга алынган.

4 октябрьдә Татарстан арбитраж мәхкәмәсендә “Вамин” ширкәтен банкрот итеп тану эшен карау башланган иде. Агрохолдингны 5 банк мәхкәмәгә бирде. “Вамин” аларга 16 млрд сум бурычлы. Ширкәт кредитларын быелның языннан бирле түләми башлаган.
XS
SM
MD
LG