Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

Әнкарада кырымтатар яшьләре корылтае үтәчәк


Кырымдагы Мәйдан радиосы журналисты Севил Карашаева

Кырымдагы Мәйдан радиосы журналисты Севил Карашаева

Җиденче тапкыр җыелган корылтайда беренче тапкыр мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектлар каралачак.

Кырымтатарлар яшьләре корылтае ике елга бер Әнкарада оештырыла.

“Җыеннарны иң зур кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркиядә уздыруның максаты – кырымтатар мәдәниятен һәм телен анда яшәүчеләргә, шулай ук чит илләрдән килүчеләргә җиткерү. Җыенга Болгарстан, Румыния һәм башка илләрдән киләчәкләр”, дип сөйләде яшьләрнең Кырымдагы координаторы Айдер Әдҗимәмбәтов.

Ноябрьнең 3-4 көннәрендә үтәчәк корылтайда 200ләп делегат катнашыр дип көтелә. Кырымнан Әнкарага 20 кешелек вәкиллек барачак.

“Аларның унысы делегатлар булса, унысы – сәнгатькәрләр, журналистлар һәм безнең активистлар”, диде Айдер.

Моңарчы узган корылтайларда яшьләр танышкан, аралашкан булса, быел беренче тапкыр төрле илләрдән килгән кырымтатар делегатлары милли мәдәният һәм мәгарифкә кагылышлы уртак проектларны тикшереп, аларны тормышка ашыру турында фикер алышачак.

Айдер Әдҗимәмбәтов белән әңгәмәне һәм кырымтатарлары тормышыннан башка яңалыкларны Азатлыкның чәршәмбе тапшыруында тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG