Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

Казан адвокаты Pussy Riot кызын иреккә чыгаруга иреште [видео]


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Pussy Riot панк-төркеме әгъзасы Екатерина Самуцевичны ике елга иректән мәхрүм итү хөкем карарын шартлы рәвештә иреккә чыгаруга алыштырды.

Мәхкәмә эшендә кызны Казан адвокаты Ирина Хрунова яклады. Юрист Самуцевичның чиркәүдәге гамәлләрендә җинаять эше булмавын дәлилләде.

Нәтиҗәдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Pussy Riot әгъзасын мәхкәмә залында ук иреккә чыгарды.

Төркемнең башка ике кызы Надежда Толоконникова һәм Мария Алехинаны ике елга иректән мәүрүм итү карары үзгәрешсез калды.

XS
SM
MD
LG