Accessibility links

Кайнар хәбәр

Килешмәү турында килешү: Ире Ромнига, хатыны Обамага тавыш бирә


Митт Ромни (с) һәм Барак Обама (у)
Митт Ромни (с) һәм Барак Обама (у)

Урта сыйныф катламындагы бер американ гаиләсе президент сайлауда ике капма-каршы якка бүленгән.

Ире өчен бу сайлауда коралга ия булу хокукы һәм гейларның өйләнешүе кебек мәсьәләләр мөһимрәк булса, хатынын күбрәк сәламәтлек саклау һәм шәхси иреклекләр кызыксындыра.

Ирле-хатынлы Марунтаслар өч балалары белән Вашингтон янындагы Ашбурн бистәсендә, Вирджиния штатында яши. Бу штат сайлаучылары демократ президент Барак Обама белән аның республикан көндәше Митт Ромнига тавыш бирү мәсьәләсендә нәкъ урталай диярлек бүленгән. Марунтаслар гаиләсе дә шулай ике тигез өлешкә бүленгән. Ире Ромнины өстенрәк күрсә, хатыны Обамага тавыш бирергә җыена.

АКШ сайлавы: интерактив харита

25 ел элек Грециядән күченеп килгән мөһаҗир Георгий республикан фирка вәкиле Ромнига тавыш бирүенең төп сәбәбе дип бу фиркадә үлем җәзасын яклау көчле булуны атый.

“Мин һомосексуаллар өйләнешергә тиеш дип исәпләмим. Минемчә, өйләнешү ул ир белән хатын-кыз арасында була торган нәрсә. Минем республикан булуымның икенче сәбәбе – алар кешенең коралга ия булу хокукын тулысынча яклый”, ди Георгий.

Хатыны Абрин исә ни өчен Обамага тавыш бирүе турындагы сорауга җавап буларак шәхси иреклекләрнең үзе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйли башлый. Әфганстанда туган Абринны дипломат атасы Согуд Гарәбстанында үстергән.

“Согуд Гарәбстанында хатын-кызның бер хокукы да юк. Әтием минем яхшырак тормышта яшәвемне теләгәнгә күрә без монда күченеп килдек. Мин ул иреклекләрне хатын-кыз, ана һәм ир хатыны буларак бик яхшы аңлыйм, демократлык минем җанымда”, ди Абрин.

Ике ирнең яки ике хатын-кызның үзара өйләнешүе мәсьәләсе дә, коралга ия булу хокукы да аны әллә ни кызыксындырмый. Шул ук вакытта Абрин өчен иң мөһим булган мәсьәләләр, мисал өчен, 2010 елда Обама тарафыннан имзаланган һәм Ромни гамәлдән чыгарырга теләгән сәламәтлек саклау канунын аның ире бер дә телгә алмый.

“Минем өчен балаларым беренче урында һәм сәламәтлек саклау минем өчен иң мөһим мәсьәлә. Калганы минем өчен берни түгел. Мине балаларымның киләчәге бик тә, бик тә, бик тә борчый. Әгәр дә аларның медицина иминияте булмаса, алар канга батып үләчәк, шуңа күрә бу минем өчен бик тә, бик тә мөһим мәсьәлә", ди Абрин.

Аларның өч баласының икесе хроник авыру һәм даими медицина ярдәменә мохтаҗ. Обама кануны иминият ширкәтләренә кеше гомерендә аны дәвалау өчен күпме ярдәм күрсәтелүен чикләүне һәм авыру булуы алдан билгеле кешеләргә иминият ярдәме күрсәтүдән баш тартуны тыя.

Абрин әйтүенчә, ирен бу мәсьәлә әллә ни борчымый, чөнки ул балалар турында көн дә турыдан-туры кайгыртып торучы түгел. Хәер, Абрин моңа бик борчылмый да, балалар турында кайгыртып торуны ул беренче чиратта үз вазифасы дип күрә.

"Георгий бик акыллы кеше, ул гаиләбезнең кәсепчесе. Ә мин практик кеше, мин - авыру балаларның тормышын көн саен кайгыртып торучы. Аларга медицина ярдәме бик кыйбатка, елына 100 мең долларга төшә. Гомерлек миллион доллар чикләвен ун ел эчендә үтеп чыгасың дигән сүз. Минем өчен бу үтә куркыныч мәсьәлә. Шуңа күрә Ромни ниятләнгән сәламәтлек саклау канунын үзгәртү турында минем өчен сүз дә була алмый. Бу минем балаларымның тормышы дигән сүз", ди Абрин.

Бу ир белән хатын шулай ук хөкүмәт ярдәме мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә. Бу сайлауда ярлыларга, пенсионерларга, ветераннарга ярдәм иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республиканнар дәүләт бу максатта артык күп акча сарыф итә дип исәпли.

Георгий фикеренчә, демократлар эшләргә тиешле кешеләрне дәүләт хисабына асрый. Ул АКШны күп еллар буе халыкка акча өләшеп бик авыр хәлдә калган Греция белән чагыштыра.

"Ярлыларга һәм мохтаҗларга ярдәм һәрвакыт яхшы нәрсә. Мин моңа бер дә каршы түгелмен. Моны кирәк нәрсә дип саныйм. Һәрбер җәмгыять үзләрен медицина ярдәме, азык-төлек, торак белән тәэмин итә алмаучыларга булышырга тиеш. Һичшиксез. Әмма һәртөрле сәбәп табып эшләргә теләмәүче кешеләр катламы да бар. Алар үзләрен эшләргә тиешле дип санамый. Алар хөкүмәт хисабына яшәргә телиләр. Мин менә шуңа каршы", ди Георгий.

Кайвакыт хөкүмәт ярдәме мохтаҗ булмаганнарга китә дигән фикер белән Абрин да килешә. Әмма шул ук вакытта ул Ромниның чыгымнарны нык киметү планы чын-чынлап мохтаҗ булганнарны бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин дип борчыла.

Ромни белән Обама арасындагы иң зур аермаларның берсе - салымнар мәсьәләсенә килгәндә, Георгий байлар өчен дә салымнар киметелергә тиеш дип исәпли. Хатыны Абрин бу мәсьәләдә дә башка фикердә.

"Әйе, бай булган өчен генә җәзага тартырга ярамый. Әмма урта сыйныф иң авыр хәлдә. Мин чыннан да көч хәл белән очын-очка ялгап яшәгән күп кешеләрне беләм. Алар күп акча казана, чыннан да яхшы урында эшли, әмма аларга бик авырга туры килә. Яхшы тормыш кичерүче байларның мөмкинлекләре бар икән, алар бүлешергә тиеш", ди Абрин.

Мондый каршылыклар булган гаиләдә сәясәт турында сөйләшү мөмкин нәрсәме дигән сорау туа. Сәяси каршылыклар булса да, үзләре әйтүенә караганда, бу каршылыклар аларның бер-беренә карата мөнәсәбәтләренә тәэсир итми.

"Яратканга күрә өйләнештек һәм яратканга күрә һаман да бергә яшибез. Фикер аермалыклары булса да, икебез ике төрле нәрсәгә ышансак та, ахыр чиктә бу алай ук мөһим нәрсә түгел дип исәплим. Берәү итальян ашларын яратса, икенче берәүгә кытай ашлары күбрәк ошаган кебек", ди Георгий.
XS
SM
MD
LG