Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Узган атна бер төркем дин әһеле Татарстан президентына юллаган хатларында журналист Искәндәр Сираҗиның мөфти Илдус Фәиз эшчәнлеген тәнкыйтьләвенә ризасызлык белдереп, бу тәнкыйтьне тыярга чакырган иде. Бүген сезгә Искәндәр Сираҗиның шушы хатка җавабын тәкъдим итәбез.

Хатны укып чыгуга, аңа шунда ук исем дә туды: «Бисмилласыз хат». Чөнки, гадәттә, имамнар хат язса, сүзне Аллаһы Раббыбызның исеме белән башлау гадәткә кергән. Иң мөһиме, бу хат гап-гади гайбәткә, ялганга кайтып калмаска, дәлилләр белән расланган булырга тиеш. Шул вакытта гына мин бу сүзләрне тәкъва имамнарныкы буларак кабул итәчәкмен.

Ә биредә без нәрсә күрәбез? Хат бисмилласыз башлана һәм журналистларны дәлилсезлектә гаепләү белән дәвам итә, президентыбыз Рөстәм Миңнехановка ялагайлану сүзләре белән сипләнеп бара… Ялагайлык, кемне дә булса нигезсез гаепләү мөселман кешеләрен бизи торган фал булырмы? Миңа калса юк! Шуңа да бу хатка үз карашымны белдерергә булдым. Имамнар матбугатны «бик зур гөнаһта» – президент һәм мөфти Илдус Фәиз алып барган сәясәтне пычратып күрсәтергә тырышуда гаепли. Каян килгән фаразлар бу, мөхтәрәм муллалар?! Бәлки, матбугат пычратып күрсәтергә түгел, ә кешеләрнең күзен ачарга, мөфти алып барган сәясәтнең республика өчен хәтәрлеген күрсәтергә теләгәндер. Сез аларның гамәлләрен нинди ният белән кылганын каян белә аласыз? Бәлки кайсыдыр матбугат чарасы үз мәкаләсендә яки тапшыруында бу сүзләрне әйткәндер? Юк! Димәк, сез дәлилсез сүз сөйлисез булып чыга. Гомумән, ни өчен әле сез Илдус Фәиз һәм Рөстәм Миңнеханов бер сәясәт алып бара дип уйлыйсыз? Бездә диннең дәүләттән аерылган булуын онытмагыз, хәзрәтләр. Аннан соң, минем Рөстәм Нургали улының кемне дә булса ваһһабчылыкта, хисбуттәхрирчелектә, милләтчел-сепаратизмда, оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы булуда гаепләгәнен күргәнем юк, боларны Илдус Фәиз берүзе башкарды. Миңа калса, мөфти булып торган ел ярым вакыт эчендә ул бары шуның белән генә шөгыльләнде дә…

Ә, гафу, ялгышам икән – ул бит әле имам-мөхтәсибләргә хезмәт хакы түли башлады. Ярый әле моны хатыгызда хәбәр иткәнсез. Хәзер бу мәктүбнең ник язылуы аңлашыла – Илдус китсә хезмәт хаклары югалыр дип куркасыздыр. Курыкмагыз, югалмаячак. Чөнки бу хезмәт хакларын түләү аша дәүләт имамнарны «дәүләт чиновнигы» итеп куйды. Хәзер тугрылык та, буйсыну да таләп итеп була. Иртәме-соңмы бу түләүләрне кайсы мөфти булса да, барыбер кертәчәк иде, дип фаразлыйм. Моның өчен рәхмәтне Рөстәм Миңнехановка әйтү дөресрәк булыр… Ә инде хатның «динебезнең күтәрелешендә, китаплар бастырылуында, хаҗ мәсьәләләрендә, дини дәресләр бирү, вәгазьләр сөйләү, укыту мәсьәләләрендә тулысынча тәртипләр салынды» дигән өлешен хакыйкатьтән ерак тора дип исәплим. Әй, нәрсә нәзакәтлелек саклап торам соң – чеп-чи ялган бу! Илдус Фәиз мөфти булганнан бирле динебез күтәрелә башлады дип кем әйтә ала?

Татарның иң билгеле имамнарының берсе үтерелүне, мөфти машинасы януны «үсеш» дип бәяләсәң генә инде… Шулай ук мөфтигә һәм мөфтият сәясәтенә каршы оештырылган күп санлы пикет вә митингларны да «күтәрелеш» дип бәяләргәме? Мөгаен, 400ләп мөселманның хокук сакчылары кулыннан үтүе, 200ләп мөселманның өйләрендә тентүләр узуы да «үсеш»кә тартадыр… Моңа кадәр беркайчан да татар җирендә мөселманнар мөфтияткә һәм мөфтиләренә каршы мәйданга чыкмады. Фәиз мөфти булгач, тарих битләренә бу хурлыклы сәхифәләр дә язылды. Моны «үсеш» дип бәялисеме, «күтәрелеш» дипме?

Китаплар бастыру мәсьәләсенә килик. Бу мәсьәләне инде Исхак хәзрәт Лотфулла, Вәлиулла хәзрәт Якуп күптән хәл иткән иде. Шулай ук Фәния Хуҗиәхмәт тә үз нәшриятында шактый өлеш кертеп тора. Шуңа күрә, күптәнге процессларны Илдус Фәиз казанышы итеп күрсәтүне күзгә төтен җибәрү дип бәялим. Ә менә китапларны тыю мәсьәләсендә Илдус Фәизнең эше күзгә күренә. Ул дистәләгән китаплар арасында Коръәннең Кулиев тәрҗемәсен дә «мөфтият Уставына туры килми» дип тапты. Шушымы аның казанышы?

Хаҗ мәсьәләсе… Беркайчан да хаҗга әзерлек мондый зур гауга аша бармады. 12 ел эшләп килгән «Идел-Хаҗ»га яла ягылды. Хаҗ бәяләрен 30%ка киметергә вәгъдә биреп «ДУМ РТ Хадж» оешмасы ачкан Илдус Фәиз, нәтиҗәдә, бәяләрне 40 процентка күтәрүгә иреште дип беләм.

Эшләп торган оешма таркатылды, яңасы тулы көченә эшләп китә алмады кебек… Бу вәзгыятьтә: «Хаҗ мәсьәләсе җайга салынды», – дип сөйләнү ялган түгелме?

Дини дәресләр бирү, вәгазьләр сөйләү, укыту мәсьәләләре… Гает вә җомгаларда вәгазь сөйләү һәр имамның бурычы булу сәбәпле, моның белән мактанып булмый, ә менә дәресләр вә укыту буенча бик шикле сүзләр дип табам… Чөнки быел республиканың бөтен мәдрәсәләренә дә шәкертләр җыю кимеде. (Бу мәсьәлә турында газетабызның, 19 сентябрь, 2012 ел санында «Шәкертләрне көзен саныйлар…» язып чыккан идем. – Авт.) Моны да без «укыту эше җайга салынды» дип бәяләргә тиешме?

Күрәсез, һәр әйткәнемне дәлилләдем, ә хатта язылганча «…Сез һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлештәге эшләрне пычратып күрсәтергә…» тырышмадым. Моннан соң да мине дәлилсез язуда гаепләп булырмы?

Диния нәзарәтенең бердәмлеккә омтылуына да бик шикләнәм. Бүгенгә кадәр мөфти, ярлыклар тагып, ваһһабчылыкта гаепләп, иң укымышлы имамнарыбызны читкә этәрү белән шөгыльләнде түгелме? Мөфтият үзе «ваһһабчы», «сәләфит», «хисбүттәхрирче», дип атаган имамнарны җыеп, ниндидер бер уртак дини сәясәт төзүгә омтылыш ясадымы? Мин моны күрмәдем… Нәтиҗәдә, республиканың дин өлкәсе бүген үз көенә яшәп ята. Илдус Фәиз Госман Исхакыйдан бер низагсыз нәзарәт кабул итеп алды һәм «ата – улны, ана – кызны танымас» дәрәҗәгә җиткерде түгелме? Баксаң, безне бу көнгә алып килүче Илдус Фәиз түгел, ә шушыны күреп, язып торучы журналистлар, бигрәк тә мин, фәкыйрегез, гаепле икән! Рәхмәт инде, хәзрәткәйләрем!!! Әгәр сезнең барчагызның эшен бер журналист үзенең бер мәкаләсе белән юкка чыгара ала икән, бик аз эшләгән булып чыгасыз түгелме? Шуңа күрә динебезне халыкка җиткерү өлкәсендә тырышыбрак эшләгез, ихласрак булыгыз, ялган белән мавыкмагыз. Югыйсә, бу хатыгызның ялганнан гына торуын әле раслап киләм бугай…

Менә тагын бер кызыклы фикер – пикетка чыгарга теләгәнсез, президентыбызның йөзенә кызыллык төшермәс өчен генә тыелып калгансыз! Ә бит бар иде шундый вакытлар: ислам динен, мөселманнарның мәнфәгатен яклап, без сезне мәйданнарга дәштек – чыкмадыгыз. Казанның «Мөселман зираты»н түрәләр тартып алырга теләде, яклап мәйданга чыктыгызмы? Юк! Дин кардәшләребезне дистәләп-йөзәрләп зинданга аттылар – яклап чыктыгызмы? Ә хәзер чыгасы булгансыз икән. Үз «бәлешегезгә» кагылгачтыр инде, әйеме?! Монысын мин шантаж һәм оятсызлык дип бәялим. Мәйданга конкрет бер кеше мәнфәгатен түгел, бөтен өммәтнекен яклап чыгуыгыз дөрес булыр иде…

Хатта мәкаләләр генә түгел, ә 26 сентябрьдә «Яңа гасыр» телеканалында узган «Кара-каршы» тапшыруы да искә алына. Имеш, анда да Вәлиулла Якупов хакында тузга язмаган сүзләр әйтелгән. Белмим, мин сөйләгәннәрне ни дәрәҗәдә кыскартканнардыр, тапшыруны язганда нәрсә әйтүемне чамалыйм, әмма эфирда бервакытта да үземне карамыйм. Бу тапшыруда кемнедер мыскыллау сүзләре, гомумән, яңгырамады. Барлык чакырылган кунаклар да тигез шартларга куелган иде. Һәркемгә фикерен әйтү мөмкинлеге бирелде. Ник соң мөфтият яклы имамнар, галимнәр, журналистлар үз фикерен әйтмәде, диния нәзарәтенең сәясәтен якламады? Миңа калса, анда инде яклардай әйбер калмады, шуңа күрә телевизион тапшырудан да гаеп эзлиләр! Миллионлаган тамашачы күрде – кем дә булса мөфтияткә пычрак аттымы, әллә конструктив тәнкыйть яңгырадымы? Тагын ялган түгелме, хәзрәткәйләрем?! Мин анда шушы мәкаләмдә язылган сүзләрне сөйләдем – кайсысын дәлилсез димәкче буласыз инде?

Әгәр авыл кешесенә, сез сөйләгән сүзләргә караганда массакүләм мәгълүмат чараларының йогынтысы зуррак икән, имамнарыбыз нәрсәнедер эшләп җиткерми, күрәсең. Кешеләр өчен Аллаһы Тәгалә сүзе һәрчак беренче урында торырга тиеш. Әгәр динебез, милләтебез чәчәк атсын, дисәк, без бу сүзне халыкка бергәләп ирештерергә тиеш. Бүген исә үзара әйткәләшәбез. Мөфти Илдус Фәиз мөселманнарны гына бүлгәләп калмады, хәтта матбугат белән динчеләрне дә талаштыра бугай инде. Әмма мин мондый вәзгыять тууын теләмәс идем. Гомумән, соңгы ике-өч атнада дин темасыннан читләшеп, кешеләрнең социаль проблемаларына күчкән идем, шушы хат комачаулады. Диния нәзарәте тыныч кына эшләргә ирек бирми, инде президентка шикаять язып, минем сүз ирегемне чикләмәкче була. Имеш, мөфтине Сираҗидан яклагыз! Үзегезгә көлке түгелме, хәзрәткәйләрем?! Ә теге җырчылар мәсьәләсе нәрсәгә кирәк иде? Мөгаен, сөекле мөфтиебезнең элеккеге артистлыгы хөрмәтенәдер инде… Тик барыбер монысын аңларга теләмим! Ничек инде дин әһелләре ярымшәрә, ирекле мәхәббәт, татлы шәраб тәме хакында җырлаучы эстраданы яклый ала? Юк, ихлас сүзләр түгел бу, бары тик маймыллану гына дип уйлыйм.

Әгәр мин милләтемә, динемә зыян салучы кешене очратам икән, артистмы ул, түрәме, дин әһелеме – тәнкыйть итәчәкмен. Тиктомалдан гына кемнедер рәнҗетү ниятем беркайчан да булмады. Сез хатыгызда әйткәнчә, моның белән танылу алып булмый. Бары тик ихлас язма гына кешеләрне җәлеп итәргә, гаделсезлекне азмы-күпме төзәтергә сәләтле дигән фикердә торам. Сез дә бераз ихлас булсагыз иде.

Ә бу хатны әзерли башлаган көнне үк миңа СМС хәбәр килде: «ТНВга һәм Сираҗига каршы президентка хат әзерләнә, мөхтәсибләрне имза куярга мәҗбүр итәләр», – диелә анда. Миндә булган беренчел мәгълүматларга караганда, хатка 20 имам-мөхтәсиб имза куйган, «Бизнес-Онлайн» аны 30 ди, «Азатлык» 37 имза хакында сөйли. Шул ук вакытта имам мөхтәсибләрнең кайберләре бу хатның барлыгын да белми. Хат проектын да бик үк белемле кеше эшләмәгән бугай – чиле-пешлерәк чыккан, ялагайлык, нигезсез гаепләүләр күп…

Кызык, Рөстәм Нургали улы, бу хатны укыгач, указ чыгарамы инде: «Сираҗи бүтән мөфти Илдус Фәизне тәнкыйтьләп язмасын!» Бер очтан, бәлки, кендек күрсәтеп, мәхәббәт хакында җырлаучы җырчыларны яклап та сүз әйтеп куяр…

Мөгаен, хат авторлары шулайрак уйлагандыр. Бәлки алдан президент аппаратыннан: «Судка бирегез!» – дигән рәсми җавап көтәләрдер, миннән икенче Ирек Мортазин ясамакчылардыр? Бик аңлаешсыз хат һәм үтә аңлаешсыз гамәл булган бу. Мөгаен, якын көннәрдә үзем дә президент Миңнеханов исеменә хат язармын: якласын ул Татарстан мөселманнарын Илдус Фәиздән, югыйсә артыкка китте кебек…

Искәндәр Сираҗи
Безнең гәҗит

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG