Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туристлар Казанны сугыш кичергән шәһәр белән чагыштыра"


Казан, 2012 җәе
Казан, 2012 җәе

Җәй бетүгә Казанда туристлар да кимеде. Әлегә аларның күпме керем китергәне билгесез, ләкин туристлар Казанны үз итә башлады дияргә була. Бигрәк тә Болгар һәм Зөя объектлары ачылгач, анда баручылар арткан.

Җәй көне туристлар Казаннан кәнәгать калганнармы? Гомумән алганда, Татарстанның туристик потенциалы күпме? Бу хакта гид булып эшләүче Илнур Низамиев белән сөйләшәбез. Илнур һәм башка бу өлкәдә эшләүчеләр www.guide-kzn.ru дигән сайт та ачып җибәргәннәр.

– Илнур, Казанга килгән туристларны күбрәк нәрсә кызыксындыра?

Һәр кешенең үз кызыксыну даирәсе бар. Балаларга бер нәрсә, олыларга икенче темалар кызык. Мәсәлән, регионнардан килүчеләр аквапаркны сайлый. Җәй буе Чаллыдан килгән дельфинарий эшләп килә. Шундый күңел ачу чыганаклары яшьләрне күбрәк үз ягына аудара.

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар Казанның мөселманлыгы белән танышырга телиләр. Шулай ук православ дине тарафдарлары өчен дә Казан чит ят түгел, чөнки монда Изге Ана сурәте табылган. Шуны күрергә киләләр.

Бөтен дөньяга таралган татарлар өчен Казан - рухи башкала. Алар өчен бу шәһәрдә Тукай, Мәрҗәни, Сәйдәш кебек шәхесләребез иҗат иткән. Урыс дөньясы өчен Казан Толстой, Горький, Ленин яшәгәне белән бәйле, шуның хакта белергә телиләр. Һәркем үзенә кызыкны таба. Кемдер спорт чаралары өчен махсус Казанга чыга яисә музыкаль фестивальләрне күрергә дип килә.

– Чит илдән килүчеләр бармы? Аларга нинди телдә сөйлисез?

Илнур Низамиев
Илнур Низамиев
– Аларны күп дип әйтеп булмый. Гомуми саннан 7-10% тәшкил итә дип уйлыйм. Дистәләгән гид инглиз телендә сөйли ала. Төркиядән, Кытайдан, гарәп илләреннән туристлар күп. Аларга экскурсияне үз телләрендә оештырырга тырышабыз. Эшмәкәрләр еш мөрәҗәгать итә. Француз, кытай телле төркемнәр өчен гидлар бар. Шәхсән мин Түбән Новгород, Уфа, Орембур, Мәскәү татарларын туган телебездә сөйләп куандырам. Чит ил өчен, гадәттә, экскурсиялар инглизчә алып барыла.

– Туристлар Болгар белән Зөя белән кызыксыналармы?

– Әйе, кызыксыну арта бара. Казан буйлап йөргәндә дә Болгар турында сорашалар. Әле күптән түгел генә Төркия вәкилләрен Болгарга алып бардык. Соклануларын яшермичә, Акмәчетне мактап та алдылар. Ләкин әлегә туризм өлкәсе бик үк югары дәрәҗәдә түгел диләр. Ул яктан төрекләрнең алга киткәне билгеле.

Зөя шәһәр-утраучыгы тарихи вакыйгаларга бай. Анда күбрәк урыслар белән йөрибез.

– Хөкүмәт Иске Казанның тарихи биналарын сакламый дип сүгәргә яратабыз. Туризм өлкәсендә рәсми затлар нинди роль уйный?

– Кайбер чакта аларның бер дә уйламыйча башкарган эшләре йөрәккә үтеп керә. Шул ук “Болгар” кунакханәсен искә алсак. Ләкин әрләп кенә алга китеп булмас дибез, башка якларыннан позитив табарга тырышабыз. Иске Татар бистәсен әйтеп үтәсе килә: тарихи биналар җимерек хәлдә яталар. Үзәккә килгәндә, иске мәчетләр, чиркәүләр төзекләндерелә.

Туристлардан еш кына Казан турында тәэсирләрен сорарга яратам. Беренче булып башларына “Рубин” футбол клубы килә. Икенче урында Казан кирмәне, чөнки ул ЮНЕСКО мирасына кертелгән, шуңа күрә бик билгеле объект.

Уңай күренешләрдән спорт, музыка чараларын әйтеп китер идем. Зур чараларга чит регионнардан туристлар агыла. Универсиада өчен объектлар төзелә. Әле эшләнәсе эшләр күп, шуңа күрә җиң сызганып эшләүне дәвам итәргә кирәк.

– Бүгенге көндә шәһәрнең хәләте нинди? Нинди өлкәгә игътибар аз?

– Миңа калса, Казанга килүче туристлар өчен төп бәла булып кунакханәләр тора, чөнки башкалага юл алган бөтен кешене дә мул тормышта яши дип әйтмәс идем. Казанга шулай ук бюджетлары аз булган туристлар да килә, аларга да шартлар тудырырга кирәк. Аннары татар милли ризыклары тәкъдим итә торган кафелар, рестораннар җитми. Туристлар бу хакта гел сорыйлар һәм без аларны Баумандагы “Чәй йорты” яки “Биләр” кафесына озатабыз, ләкин бу гына җитми.

Казан турында китапларга ихтыяҗ зур, ә аларны табу кайчак бик кыенга туры килә. Күбрәк шуларны нәшер итәргә кирәк. Еш кына Тукай турында сөйлибез, әмма аның тәрҗемә әсәрләрен сатучы нокталар артсын иде. Туристлар аның иҗаты белән кызыксына, ләкин без аларга яхшы китап кибете тәкъдим итә алмыйбыз.

Мәңгелек проблем булып юллар тора, билгеле. Ичмасам, Универсиада алдыннан булса да, юлларны төзекләндерсәләр бик уңай күренеш булыр иде. Туристлар Казанны әле генә сугыш беткән шәһәр белән чагыштыралар: монда казылган, тегендә җимерелеп ята...

Туристлар сүзе бик мөһим, чөнки алар бәйсез фикер йөртәләр. Кунакларның фикеренә колак салырга яратам.

XS
SM
MD
LG