Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга танылган музыкант Элтон Джон килә


Танылган Британия рок-музыканты Элтон Джон Казанга концерт белән килә.
Йолдыз “Татнефть-Арена” сәхнәсендә киләсе елның 7 декабрендә чыгыш ясаячак.
Җырчы Казанга шәхси очкычы белән килә. Элтон Джонның чыгышын «Татконцерт» оешмасы уздыра. Аның башлыгы Андрей Шумарин хәбәр иткәнчә, артист башкалада озак тормаячак, чыгышыннан соң гастрольләрен дәвам итәчәк.

Оештыручыларның сүзләренчә, концерттагы иминлек шартлары бу дәрәҗәдәге чараларга туры киләчәк.

Элтон Джоннан алда киләсе елның июнендә Казанда танылган Англия җырчысы Джо Кокер концерт бирәчәк.
XS
SM
MD
LG