Accessibility links

Алабугада флешмоб: КФУ студентлары Гафуровны шәмсияләр белән яклады


Алабугада КФУ филиалы студентлары ректор Илшат Гафуровны яклау чарасы уздырды. Бу хакта «Бизнес Онлайн» хәбәр итә. Тәнәфес вакытында урам җыены уздырган яшьләр моның белән университетны һәм аның башлыгын “тискәре мәгълүматтан” якларга тели.

Студентлар чүгәләп утырып бер-берсенә тотынган һәм «КФУ» аббревиатурасын барлыкка китергән. Оештыручының әмере белән яшьләр шәмсияләр ачып, “без КФУны яратабыз” дип кычкырган.
Чараны оештыручы Кристина Минасова белдергәнчә, алар кулланган шәмсияләр КФУ һәм аның ректоры Илшат Гафуровка арата чыккан тискәре мәгълүматтан саклануны аңлата.
Шул ук вакытта Татарстан парламенты депутатына намзәт булган Илшат Гафуровның сайлау алды кампаниясе гаугалар белән бара. Элегрәк журналист Ирек Мортазин “Новая газета”да Гафуровның 90нчы елларда “29нчы комплекс” җинаять төркеме белән бәйле булуы турында язма бастырган иде.

Мортазинның язмасыннан соң Татарстан югары мәхкәмәсе каршында КФУ ректорына каршы пикет узды. Каршылык чарасын университет студентлары һәм Татарстан дәүләт шурасы депутатына намзәт Раушан Вәлиуллин оештырды.
Гафуров матбугатта җинаятьләргә катнашы булуы турындагы хәбәрләргә дәгъва белдерәсен әле хәл итмәгән.

Аның сүзләренчә, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен ул сайлау узгач караячак. Хәзер Казан университеты тормышында бик авыр вакыт, ди ректор.
XS
SM
MD
LG