Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстан суверенитетын кайтаруны таләп итәләр


«Күк бүре» башкорт хокук яклау оешмасы Башкортстан суверенитетын кайтаруны таләп итеп Уфа үзәгендә пикет оештырды. Чара хакимият белән килештерелгән иде. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Һөнәри берлекләр йорты каршындагы мәйданда узган урам җыенында түбәндәге шигарьләр бар иде: “Суверенитетсыз Башкортстанның киләчәге юк!”, “Башкортстан республикасының мәҗбүри рәвештә башкорт телен өйрәнү турында канунын бозуга рөхсәт бирмибез!”

Сәгать ярымлык пикеттан соң катнашучылар резолюция кабул итте: Башкортстан конституциясенә суверенитет сүзен кайтару, ябылган мәктәпләрне ачу һәм Русия дәүләт думасының БМОның милли халыклар хокуклары турында декларациясен тануы.
XS
SM
MD
LG