Accessibility links

АКШ татарлары президент сайлауда кемне яклый?


Митт Ромни һәм Барак Обама
Митт Ромни һәм Барак Обама

Азатлык радиосы сорауларына җавап биргән АКШ татарларының күпчелеге сайлауда демократ президент Барак Обаманы яклый.

Кушма Штатларда президент сайлауга өч атна чамасы вакыт калып барганда фикер белешүләр ике төп намзәтнең дә рейтингы тигезләшүен күрсәтә. Бер ай элек үткәрелгән фикер белешүләрдә хәзерге президент, демократ Барак Обама республиканнар намзәте Митт Ромнидан күпкә алдарак бара иде. Соңгы бер фикер белешүдә исә Ромни хәтта Обаманы бер процентка узып киткән. Кайбер сәяси күзәтүчеләр хәзерге чагыштырманың бераз үзгәрешләр белән булса да, сайлау көненә кадәр якынча шулай калачагын әйтә.

Соңгы фикер белешү нәтиҗәләре: интерактив харита

Шулай итеп, 6 ноябрьдә үтәчәк президент сайлау бик киеренке булырга охшап тора. Нәтиҗәсен алдан фаразлау бик кыен.

Азатлык радиосы Кушма Штатларда яшәүче кайбер татарлардан кем өчен тавыш бирергә җыенуларын белеште, кайсы намзәт сайланса татар-башкорт халкына файдалырак булачак дип сорады. 1996 елда Русиядән АКШка күченеп киткән һәм хәзер Нью-Джерси штатының Принстон шәһәрендә яшәүче Вил Мирзаянов президент Барак Обама өчен тавыш бирү генә түгел, аңа зур өметләр баглавын һәм аны ныклап яклавын белдерде:

Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов
– Бу бер дә сер түгел, мин демократик фирка вәкиле булган президент Обама яклы. Чөнки, минемчә, ул илне дөрес юнәлештә алып бара. Бу юнәлеш Американы тагын да ныграк күтәрәчәк, хәзерге икътисади кризистан ул гына чыгара алачак. Шуңа күрә, мин аның яклы. Җәмәгатем дә, мин дә, аның кампаниясен бик нык яклыйбыз, шул исәптән матди яктан да.

Бу сайлау татарларның язмышына турыдан-туры тәэсир итми. Шулай да кайсысы җиңсә татарларга яхшырак булыр иде дип уйлыйсыз?

– Безнең татарга карата алар икесе дә бертөрле булачак. Чөнки һәрбер Америка президенты Американың дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итә. Әгәр аларның дәүләт мәнфәгатьләренә безнең мәнфәгатьләр туры килсә, икесе дә безнең яклы булачак. Әгәр туры килмәсә, алар бары нейтраль булачак. Кызганыч ки, бу хакыйкатьне танымый мөмкин түгел, танырга туры килә. Әмма дөньядагы хәлләрне исәпкә алганда, әгәр Обама үзе вәгъдә иткәнчә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарса, Әфганстанда сугыш бетсә, ул вакытта Русиянең һәм Русия диктаторы Путинның аңарга нык кирәге булмаячак. Әфганстан мәсьәләсен чишкәч тә, ул чит илләргә карата үзенең сәясәтен үзгәртәчәк. Аңа Путинның кирәге кимегәч, Обама халыкларның хокуклары яклы булуын ныграк күрсәтәчәк. Мин шуңа бик нык ышанам. Әгәр Ромни булса, ул сугышны бетермәячәк. Һаман шунда булачак, тагын сугыш башлап, аңа тагын Путин һәм Русия кирәк булачак. Шушы аермалыкларга карап Обаманы беренче сайланганда да якладым, әле дә шулай.

Ромни бит Русия җитәкчелеген Американың төп дошманы дигән иде?

– Ромниның бер генә сүзенә дә ышанып булмый, чөнки ул бүген бер нәрсә сөйләсә, иртәгә бөтенләй икенче төрле сөйли. Аның үзәге юк. Көн саен шундый нәрсәләр чыгарып тора. Дошман дигән янәсе. Дошман түгел, нинди дошман булсын ди бүгенге көндә? (Әфганстаннан) коммуникацияләрне чыгарырга шушы Русия генә калды. Ромни булса да, Маккейн булса да, Обама булса да, һаман шул мөнәсәбәтне алар тотачаклар, коммуникацияләр кирәк бит.

* * * *

Ун ел элек Казаннан Вашингтон штатының Сиэтл шәһәренә күченгән күренекле композитор Мәсгудә Шәмсетдинова татар-башкортка кайсы намзәт файдалырак булыр дигән сорауга җавап биреп "Обама милли азчылыктан чыккан кеше буларак азчылыктагы татарларның хәлен яхшырак аңлыйдыр" диде:

Мәсгудә Шәмсетдинова
Мәсгудә Шәмсетдинова
– Бөтенесе дә бирә инде Обама өчен. Ромни өчен кем тавыш бирсен?

Ә ни өчен Барак Обама Митт Ромнига караганда яхшырак дип уйлыйсыз?

– Мин яхшырак яки начаррак дип уйламыйм. Хәзер икътисади кризис турында сөйлиләр. Минем икътисади кризиска бер катнашым да юк. Барак Обама, беренчедән, демократ. Икенчедән, үзе дә татарлар кебек милли азчылыктан. Татарлар аны бәлки кызыксындырмыйдыр. Ул халыкларның төрле төстә, төрле мәнфәгатьтә булуларын Ромнига караганда күбрәк аңлыйдыр. Президентлар азчылыкмы, күпчелекме мәнфәгатьләрен түгел, ә үз илләренең мәнфәгатьләрен күбрәк кайгыртадыр. Русия белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, Обама Русиягә якынрактыр, Ромниның кискен сүзләр әйтүләрә билгеле.

* * * *

Элекке мөһаҗирләр вәкиле, башкала Вашингтонда һәм аның тирәләрендә яшәүче татарлар җитәкчеләренең берсе саналган Сәгыйть һәм Равилә Сәлахлар кайсы намзәткә ышанырга белмәүләрен, кемгә тавыш бирү турында әлегә карар итмәгәнлекләрен белдерде:

Равилә һәм Сәгыйть Сәләховлар
Равилә һәм Сәгыйть Сәләховлар
– Аларга ышану бик авыр, чөнки хәзер алар мине сайласагыз, тегене эшләрмен, моны эшләрмен, диләр. Ә аннан сайланган бераз башкарак буладыр. Шуңа күрә әлегә кадәр карар итмәдек, кайсына тавыш бирүне.

Инде Обаманың президент булуына дүрт ел тула. Элекке президент Джордж Буш белән Обаманы чагыштырганда, татарлар өчен кайсысы яхшырак?

– Белмим, ул кадәр аермасы бар идеме икән. Без сәясәткә ул кадәр катнашмыйбыз. Аңа ул кадәр әһәмият бирмибез. Чөнки һәрвакыт балалар-оныклар белән кайныйбыз. Шуңа күрә дөньяга яхшылык китерүче чыннан да булса – аны сайлыйбыз.

* * * *

Шулай ук элекке мөһаҗирләр дәвамчысы, Нью-Йоркта туып үскән төрки телләр галиме Юлай Шамилоглу Обама мөселман дөньясы белән якынаю вәгъдәсен үтәмәде дип аңа ачулы булуын белдерсә дә, Гыйракка каршы сугыш башлаган республиканнарга киләчәктә тавыш бирмәячәген әйтте:

Юлай Шамилоглу
Юлай Шамилоглу
– Беренчедән, шуны әйтергә тиешмен: бу минем өчен принцип мәсьәләсе. Америка заманында Гыйракка һөҗүм иткәннән соң, мин инде республиканнарга бүтән тавыш бирә алмам. Чөнки мин Американың мондый сугыш ачуына каршымын. Ә хәзерге президент Барак Обама – демократ.

Беренче президентлык вазифасына керешү белән Обама Төркиягә һәм Каһирәгә барган иде. Америка ислам мәдәниятенә җылырак карарга тиеш, мөселманнар безнең дошманнар түгел дигән чыгышлар ясый башлаган иде. Ул вакытта мин бик өметләнгән идем, бәлки, американнар мөселман дөньясын ничектер якынрак күрер, алар белән якынрак мөнәсәбәт корырга тырышыр дип. Ул матур сүзләрдән соң, минемчә, һичнинди адымнар күренми. Бу яктан мин аңа бик ачулымын. Әмма икенче яктан шуны әйтергә тиешмен, Обама президент вазифасына керешкәндә Американың хәле бик начар иде. Эшсезлек арта бара иде, Гыйрактагы сугыш һич яхшы бармый иде, Әфганстандагы сугыш та яхшы бармый иде. Обама аны "көчәйтергә кирәк" диде. Һичьюгында Гыйрактагы сугышны туктатты дип әйтсәк, дөрес булыр. Америкадагы эшсезлек бераз кими башлады. Әфганстандагы хәрби чаралардан да инде 2014 елдан баш тартырга уйлыйлар. Болар яхшы. Аның өчен тавыш бирермен дип уйлыйм.

Шул ук вакытта Ромни турында ни әйтергә белмим. Аның ни уйлаганын, нәрсәгә ышануын белеп булмый. Чөнки авызын ачкан саен яңа бер фикер әйтә. Һәм ул аның элегрәк әйткән фикерләренә туры килми. Шуңа күрә Митт Ромниның чынлыкта кем булуын, нәрсәне яклавын, икътисадны батырырмы, эшсезлекне киметерме икәнен белеп булмый. Минемчә, мөселман дөньясына карата да аның фикерләре алай ук җылы түгелдер. Чөнки ул Вирджиниядәге бер чыгышында Иран турында да, башка мөселман җирләре турында да каты сүзләр әйтте. Әйткән сүзләре арасында бер генә мактаулы сүз бар иде – фәлестиннәрнең үз дәүләте булырга тиешлеге. Шуннан ары бик мактарлык берни дә күрә алмыйм анда.

Татарстан һәм Башкортстан өчен кайсы намзәт яхшырак булыр иде икән? Кайберәүләр Барак Обаманы Американың икътисади мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп, Русиядә кеше хокукларын һәм башка хокукларны тиешенчә якламауда гаепли. Ә Ромни Русия белән катырак булырга вәгъдә итә?

– Әле генә әйткәнемчә, Обама мөселман җирләре белән, Татарстан, Башкортстан кебек җөмһүриятләр белән араны ныгайту турында әйтсә дә, аны эшләмәде. Шул ук вакытта Ромни Путин Русиясен бик зур бер дошман итеп күрсәтә. Хәзер Америка Русияне дошман буларак күрергә тиеш икән. Алай уйлаганда, Америка Русиягә каршы сугышка әзерләнсә, мин татарларның монда нинди мәнфәгатьләренә файда булуын күрә алмыйм. Бәлкем корал ясаучы ширкәтләргә файдалы булыр. Мин аның мөселман дөньясы белән, Татарстан, Башкортстан кебек мөселман республикалары белән якынрак мөнәсәбәт коруын күрмим. Америка белән Русия арасында яңадан кораллану ярышы башланса, моңардан хәер көтмим.
XS
SM
MD
LG