Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк метросында сүз сугышы


Нью-Йорк метросында мөселманнар турында капма-каршы шигарләр язылган элмә такталар белән сүз көрәштерәләр.

Кеше хокуклары яклы раббилар исемле төркемнең Төньяк Америка бүлеге һәм "Мосафирлар" ("Sojourners") исемле христиан төркеме Нью-Йорктагы 20 метро тукталышының реклам такталарына дини шигарләр чыгарып элде. Раббилар язмасында: “Мәхәббәт белән нәфрәт арасында сайлаганда мәхәббәтне сайлагыз. Мөселман күршеләребезгә каршы нәфрәтне туктатырга ярдәм итегез”, диелә. Христиан төркеме дә: “Мөселман күршеләрегезне яратыгыз”, дигән шигарләр элде.

Бу төркемнәр җиһадка каршы өндәүләр белән сентябрь аенда эленгән реклам такталарына шул рәвешле җавап бирергә булган. Ул кампанияне күпләр исламофобия чагылышы буларак тәнкыйтьләп чыкты. Ул такталарга: Сивилизацияле кеше белән кыргыйлык арасындагы һәр сугышта сивилизацияле кешене яклагыз; Израилне яклагыз. Җиһадны тар-мар итегез”, дип язылган иде.

Әлеге кампанияне Америка ирек яклау башлангычы исемле төркем оештырды. Көньяк мохтаҗлар кануны үзәге исемле оешма һәм Яла ягуга каршы лига исә ул төркемне мөселманнарга каршы төркем дип исәпли.

Сентябрь аенда Америка ирек яклау башлангычының башкарма мөдире Памела Геллер Азатлык радиосына җиһадка каршы шигарләр җәмәгать транспортында фәләстин хокуклары яклы коалициянең 2010 елдан бирле алып барган кампаниясенә җавап буларак әзерләнде, дигән иде.

“Бу иреклекләр өчен сугыш. Мин кыргыйларны рәнҗетмим дип үз ирегемне корбан итүдән баш тартам”, диде ул.

Кеше хокуклары яклы раббилар төркеменең Төньяк Америка бүлеген җитәкләүче Раһил Каан-Тростер әйтүенчә, бу төркемгә Төньяк Америкада эшчәнлек алып баручы раббиларның яртысыннан артыгы – 1800-ләп рабби керә.

Америка ирек яклау башлангычының сентябрь аенда эленгән язмаларын соң бу төркем раббилары “артык рәнҗетүче” дип бәяләгән.

“Безгә үз әгъзаларыбыздан нишләргә җыенуыбыз, мөселман күршеләребезгә һәм дусларыбызга каршы юнәлтелгән нәфрәт уятучы бу язмага яһүдләр һәм раббилар буларак ничек җавап бирергә, нәрсә әйтергә җыенуыбыз турында сораулар килә башлады”, ди Каан-Тростер.

Аның әйтүенчә, Кеше хокуклары яклы раббилар бу язманы хөкем итүче бердәнбер төркем булмаган. Октябрь башында Методистлар чиркәве хатын кызлары төркеме: "Нәфрәт сүзләре сивилизациялелек түгел”, дигән язмалар чыгарып элде.

“Яһүд җәмәгатьчелегенең дә, мөселман җәмәгатьчелегенең дә, христиан җәмәгатьчелегенең дә безнең язмага мөнәсәбәте безне чыннан да сөендерде. Минемчә, безнең шигар – мәхәббәтне нәфрәттән өстенрәк кую Нью-Йорк халкының күпчелегендә яклау таба”, ди Каан-Тростер.

Христианнарның Sojourners төркеме җитәкчесе Джим Уоллис: “Гайсә “Күршеләрегезне үзегезне яраткан кебек яратыгыз”, дигәндә бернинди алшарт та куймаган. Ул бернинди өстәмәләр яки ачыклаулар әйтмәгән. Бар дөньяда яшәүче хритстианнар бу киңәшне мөмкин кадәр ешрак куллансын иде, бигрәк тә мондый нәфрәт булган җирләрдә”, ди.

Христиан һәм Яһүд төркемнәренең мөселманнар яклы язмалары метроның сентябрь аенда җиһадка каршы язмалар эленгән ун тукталышына һәм тагын өстәмә ун тукталышына эленде.

Метро идарәсе Америка ирек яклау башлангычының җиһадка каршы язмасын элүдән баш тарткан булса да, әлеге карарны мәхкәмә нигезсез дип тапканнан соң чыгарып эләргә мәҗбүр булган. Метро сүзчесе Аарон Донован раббиларның соңгы язмасын хуплавын белдереп: “Мин нәфрәт сүзләре яклы түгел, ярату сүзләре яклы”, диде.
XS
SM
MD
LG