Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Татарстан парламентына бәйсез намзәт Вәлиуллинга ярдәм итәргә чакыра


Танылган оппозиция активисты Алексей Навальный Татарстан дәүләт шурасы депутатына бәйсез намзәт Раушан Вәлиуллинга ярдәм итәргә чакыра. Бу хакта ул 300 меңгә якын укучысы булган твиттерында язган һәм Вәлиуллинның блогына сылтама куйган.

Бәйсез намзәт үз блогында Апас районында кичергән басым турында язган һәм җәмәгатьчелектән, Мәскәү оппозициясеннән, журналистлардан ярдәм сораган. Вәлиуллин “Азатлыкка” белдергәнчә, районда аңа һәм аның агитация төркеменә Апас идарәсе тарафыннан басым ясала, канун бозу очраклары күзәтелә.

Шул ук вакытта район җитәкчелеге халыкны “Бердәм Русия” намзәте Илшат Гафуровны сайлауга чакыру өчен административ көч куллана, ди Вәлиуллин.
XS
SM
MD
LG