Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Үзәк диния нәзарәте корылтай үткәрә


Тәлгать Таҗетдин: "Гибадуррахман" дөньяви оешма булачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

Тәлгать Таҗетдин: "Гибадуррахман" - дөньяви оешма булачак

13 октябрь көнне Русия мөселманнарының Уфадагы Үзәк диния нәзарәте чираттагы корылтаен үткәрә. Тугызынчы тапкыр оештырылучы шушы җыенга Үзәк диния нәзарәтенә караган 25 мөфтият вәкилләре, җәмгысе бер мең чамасы дин әһеле сайланган. Чит илләрдән дә кунаклар көтелә.

Биш елга бер үткәрелүче корылтайга әзерлек байтак алдан башланган иде. Ни дисәң дә, узган елларга йомгак ясыйсы һәм киләчәккә бурычлар билгелисе. Тикшереләсе мәсьәләләр дә күп. Мөфтиятләр арасында дустанә аралашуны, аңлашып эшләүне дә тәэмин итү, дини мәгарифне җайга салу да яңача фикерләүне һәм гыйлемле булуны таләп итә. Корылтай алдыннан без Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашып сөйләштек.

– Мөфти хәзрәт, әлеге корылтайда кемнәр катнаша һәм анда нинди мәсьәләләр күтәреләчәк?

– Бу корылтайда моңа кадәр булган җыеннардан да күбрәк вәкилләр катнаша. Ни өчен дигәндә, сиксәненче елларда, динебез яңадан тергезелә башлаганда, бездә нибары 16 мәчет булса, хәзер 1116 мәчет эшли. Аңа өстәп әле байтак мәхәлләләр дә бар. Шулай итеп имамнар, белем алып чыккан дин әһелләре дә бермә-бер артып тора.

Заманалар үзгәрә, яңа мәсьәләләр туып тора, шуңа да чираттагы корылтайда, әлбәттә инде, алар уртага куеп тикшереләчәк. Монда инде дини мәгарифне үстерү юлларын карау мөһим. Хәзер дини уку йортлары дәүләт карамагындагы дөньяви белем учаклары белән дә бергә эшли башлады. Менә бу тәңгәлдә дә киңәшләшәсе эшләр бар.

Исламга чит агымнарның үтеп керүе дә борчый. Шуны булдырмау юллары хакында да фикерләшербез. Аннан бу җыенда без “Гибадуррахман” дигән берләшмәне оештырачакбыз, аның оештыру корылтаен уздырачакбыз. Ул бар мөселманнарның иҗтимагый оешмасы булачак.

– Сезнең бер тәкъдимегез зур кызыксыну тудырган иде. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев Русия мөселманнары башлыгы булса иде дигән фикерне әйткән идегез?

– Әйе, ул фикерне әйттек. Бу тәкъдим белән яшь мөселман дин әһелләре дә үзләренең Уфада август азагында үткән җыенында чыккан иде. Мөселманнар җәмгыяте ул дини оешма түгел, ә иҗтимагый берләшмә буларак күзаллана. Ә аңа бар илгә билгеле Миңтимер Шәймиев җитәкчелек итсә, бик тә яхшы булыр иде дип уйлыйбыз. Без бу хакта Татарстанның әлеге президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә киңәшләштек, Миңтимер Шәймиевның үзенә дә мөрәҗәгать иттек. Ул бу тәкъдимгә өздереп кенә җавап бирмәде. Әле “Яңарыш” фонды җитәкчесе буларак эшләре күп икәнлеген искәртте һәм соңрак безнең тәкъдимне җентекләбрәк уйларга ышандырды.
XS
SM
MD
LG