Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов сайлау алдыннан Апас районы активы белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм министрлыклар вәкилләре эшлекле сәфәр белән Апаска килде. Республика җитәкчесе яңа төзелгән “Алтын алка” боз сараен ачу тантанасында катнашты һәм район мәдәният йортында халык активы белән очрашты.

“Апаста уңай үзгәрешләр күзәтелә, тормыш итү өчен уңайлыклар күп. Район барлык максатчан программаларны да үтәп бара. Юллар салыну, мәктәпләр, мәдәният учаклары, спорт комплекслары төзелү яшьләрне авылда калдыру өчен менә дигән чара. Эш урыннары бар, яшәү шартлары уңай икән, димәк, киләчәк тә ышанычлы”, – диде республика башлыгы.

14 октябрьдә Апас һәм Кукмара сайлау округлары буенча Татарстан парламентына депутатлар сайлау узачак.
XS
SM
MD
LG