Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәйзелхак Ислаев: "Казан яуланса да, бәйсезлек өчен көрәш дәвам итә"


Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев
Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, моннан 460 ел элек Казан яулангач та, татар-мөселманнарның бәйсезлек өчен көрәше тукталмауны әйтә.

Фәйзелхак Ислаев Татарстан җитәкчелегенең милли каһарманнарга, Хәтер көненә игътибарсызлыгын аларның куркаклыгы буларак бәяли.

– Рәсмиләр Казанның яулануына тимәскә, аны әйләнеп үтәргә тырыша. Тарих тарихта калсын дигәнрәк сәясәт алып баралар. Казанның яулануы бүгенге көн күзлегеннән караганда татар милләтенә нинди йогынты ясаган?

– Нинди чорда яшәсәк тә Русия мәмләкәтендә тарихка караш үзгәрми. Чын, объектив тарих урынына идеология белән сугарылган тарихка сәяси караш яшәп килә. Галим-голәмә тарихның чынбарлыгын яктыртырга омтылса да, чынлыкта ул аны тормышка ашыра алмый. Үткәнне дөрес, объектив чынбарлыкта ничек булган шулай тасвирлый торган тарих беркемгә дә кирәкми дәрәҗәсендә. 1552 елның 2 октябрь вакыйгалары белән дә шул ук хәл.

Бу – татар тарихында иң тирән эз калдырган фаҗига. Урта гасырларда берничә дәүләткә нигез салган, дөньяны тетрәткән Алтын Урда дәүләтенең варисы булган Казан ханлыгы яшәүдән туктый, халкыбыз үз дәүләтчелеген югалта. Быел бу вакыйгаларга 460 ел тула, үзенә күрә юбилей да.

Русия империягә әверелүен Казанны алудан, татар халкын буйсындырудан башлый. 1556 елда Әстерхан ханлыгы, XVII гасыр башында Себер ханлыгы буйсындырыла һәм Тын океанга, Татар бугазына кадәр җирләрне яулап ала һәм анда яшәгән халыкларны үзенә буйсындыра. Дөньяда бездән соң колония дәрәҗәсенә калган халыклар күптән инде бәйсез дәүләтләр булып яши. Хәзер колония хәлендә дөньяда татар халкы гына яшәргә мәҗбүр.

Колония хәлендә яшәү халыкның тормышына искиткеч дәрәҗәдә тискәре тәэсир итә. Безнең курку белмәс, горур халкыбыз мескен халык дәрәҗәсендә яши. Кайберәүләр моңа куана, алар бәхетле, чөнки үзенең кол булганын төшенми. Икенчеләр көрәшне дәвам итә, чөнки һәр халык бәйсез дәүләт төзергә хаклы, ул һәр халыкка күктән бирелгән, шуңа күрә аны «халыктан аерып алып булмас хокук» дип атыйлар. Бу төшенчә демократик дәүләтләр өчен бәхәссез булса да, Русия дәүләте өчен, безнең депутатлар, дәүләт эшлеклеләре өчен бернинди мәгънәсе юк. Алар аңа игътибар итми. Бәйсезлекне, азатлык өчен көрәшне беркем дә, бернинди дәүләт тә чикли алмый һәм ул мәсьәләне халык үзе генә чишәргә тиеш.

Татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Бу авыр югалту татар халкына сәяси, икътисади, мәдәни үсешкә тискәре тәэсир итә һәм бу тәэсир бүгенгә кадәр сизелә. Бигрәк тә татар халкы дин өлкәсендә зур югалтуга дучар була. Дәүләти дин дәрәҗәсендәге ислам дине кысрыкланучы дингә әверелә. Русия патшалары һәм аның яраннары Русиядә бер патша һәм бер дин генә булырга тиеш дигән формула буенча фикер йөрткәнлектән, татар-мөселманнарны православ диненә көчләп кертү, дөресрәге, көчләп чукындыру сәясәте үткәрелә башлый һәм ул бүген дә дәвам итә.
Русия империягә юлны татар халкын буйсындырудан башлый

Иң зур югалтуларның берсе – халкыбызның аксөяк катламын юкка чыгару, аларның байлыгын тартып алу яисә аларны чукындырып урыс кенәзләре итү була. Укымышлы һәм мәгърифәтле катлам гына халыкның киләчәге турында уйлана ала.

Русия дәүләтенә дә татарларны буйсындыру нык тәэсир итә. Чиктән тыш ассимиляция белән шөгыльләнгән урыс халкы бүген ул сәясәтнең нәтиҗәсен тоеп яши. Хәзер Русиядә чын урыс юк дәрәҗәсендә. Урыс халкы исеменнән кем генә сөйләми. Бу аяныч күренеш бигрәк тә депутатлар арасында нык сизелә. Башка халыкларны кол дәрәҗәсендә яшәргә мәҗбүр иткән халык үзе кол хәленә килә. Чөнки илнең бөтен потенциалы халыкны буйсындыруга җәлеп ителә. Моны яхшы аңлаган Европа илләре колониаль халыкларга үзләре теләп бәйсезлек бирде һәм моннан зур отыш алды. Ә бездә икенче вазгыять дәвам итә. Шуңа күрә дөньяда иң зур табигый байлыгы булган ил халкы иң ярлы халыклар арасында.

– Казан яулангач та халык күтәрелешләре башлана. Күпмеләп күтәрелеш була, иң зурлары нинди?

– Бәйсезлекне яңадан торгызу, мөстәкыйль дәүләт төзү, милли-азатлык көрәше татар халкы тарихында беркайчан да тукталмаган. Төрле заманнарда ул көрәш төрле ысуллар белән алып барылган. Иң зур көрәш, чын мәгънәсендә чын Ватан сугышы 1552 елның декабрь аенда башланып 1557 елның май аена кадәр дәвам итә. Монысы иң канкойгыч, корал тотып биш ел дәвам иткән чын милли-азатлык өчен көрәш була. Бу көрәшне татар аксөякләре, феодаллары оештыра. Бәлки алар арасында Казан өчен көрәшне читтән күзәтүчеләр дә булгандыр. Рус дәүләте составында берничә ай яшәп карау да халкыбызның нинди югалтулар кичергәнлегенә төшенергә мөмкинлек биреп кенә калмаган, корал тотып бәйсезлек өчен көрәшкә күтәргән. Буйсындырылган халыктан салым җыю яңа хакимиятнең чиктән тыш комсыз икәнлегенә дәлил булган. Халкыбызның беренче Ватан сугышы батырлары арасында Хөсәен Сәед (димәк, дин әһелләре затыннан), Сарый-Баһадир, Кормангали, Кибәнәк бәк, Чибәк морза, Мамышбирде, Галиәкрәм һәм башкалар була. Көрәшне оештыру үзәкләре булып Тау ягында Иделнең текә уң як ярында урнашкан Чалым калгасы, ә Казан артында Мишә буенда урнашкан Калатау тора.

Икенче зур күтәрелеш – XVII гасыр башына туры килә. Ул еллар рус тарихында “годы смуты" дип атала. Анда татарлар бер өлеше Лжедимитрий яклы, икенчеләре Рус дәүләтен торгызучылар ягында көрәшә. Тик биредә нәтиҗә юк дәрәҗәсендә булып кала.

Өченчесе – 1662-1664 елларда Идел-Урал төбәкләрендәге восстание, 1670-1671 елларда Степан Разин восстаниясендә катнашу. Ул елларда бу көрәштә татарлардан һәм башка халыклардан торган күпсанлы отряд җитәкчесе Хәсән Карачурин Степан Разин отряды тар-мар ителгәч тә көрәшен дәвам иткән.

Милли-азатлык көрәше XVIII гасырда да дәвам итә. Биредә Петр I заманында 1705-1711елларда, патшабикә Анна Иоанновна чорында 1735-1740 елларда, патшабикә Елизавета Петровна заманасында 1755 елда һәм Екатерина II вакытында 1773-1774 елгы восстаниеләрне атап китү дә җитә дип уйлыйм. Бу восстаниеләрдә татарлар әйдәп баручылар дип атасак та ялгышмабыз кебек.

– Татар халкы күтәрелешләреннән Батырша җитәкләгән көрәшне аерып карый алабызмы?

Батыршаның халыкка мөрәҗәгате
Батыршаның халыкка мөрәҗәгате
– Әлбәттә була! Чөнки татар халкының ислам динен саклап калу көрәшенең үзәгендә Батырша күтәрелеше ята. XVIII гасыр уртасы татар халкы өчен иң яман чор - көчләп чукындыру заманасы була. Шушы күтәрелеш нәтиҗәсендә генә Русиядә көчләп чукындыру юкка чыгарыла. Мин әлеге күтәрелешнең төп нәтиҗәсе шул булган дип исәплим. Татарларга каршы иң зур эш алып барган Аксак Каратун (Лука Канашевичны шулай атаганнар), аннары Себердә Сильвестр Гловацкийларны бу күтәрелеш башлангач та эшләреннән алып ыргыталар, башка җиргә күчереп куйганнар. Аннары чукынган татарлар өчен башка татарларның салым түләвен, чукынган татарлар өчен хәрби хезмәткә башка татарлар арасыннан алуны да шушы күтәрелеш нәтиҗәсендә юкка чыгарганнар.

1756 елда татарларга төрле төбәкләрдә мәчетләр төзергә рөхсәт иткәннәр. Ә аңа кадәр мәчет төзү тыела. Шуңа күрә бу күтәрелеш минем өчен бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Шушы восстаниедән соң Русиядә ислам диненә караш та әкренләп кенә уңай якка үзгәрә башлый. Екатерина II заманнарында татар-мөселманнарга толерант караш әз генә булса да урнаша башлый. Әмма ул чын мәгънәсендә булмый. Шулай да беренче адым нәкъ Батырша восстаниесеннән соң башлана.

– Батырша турында сезнең, башка язучылар һәм галимнәрнең әсәрләре дөнья күрде. Батырша бүген җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелеп беткәнме?

– Батыршаның тормыш юлы фәнни яктан өйрәнелеп беткән дип әйтеп булмый. Мин үзем бу күтәрелешне тарихи яктан өйрәнүчеләрнең берсе буларак горурланам. Тик биредә языласы әйберләр алда дип уйлыйм. Хәзер Батырша күтәрелеше турында яңа чыганаклар пәйда булды. Аларны интернетка да элгәннәр. Ufagen.ru сәхифәcенә "Материалы по истории Башкирии. II том" дигән мәгълүмат урнаштырылды. Анда Батырша күтәрелеше турында яңа мәгълүмат бар. Алар Мәскәүдәге РГАДА архивыннан алынган, бик әйбәт итеп эшкәртелеп бастырылган. Алар нигезендә Батырша күтәрелеше турында шактый гына яңа мәгълүматлар алып яңача фикер йөртә алабыз.

– Батыршаны татарның тарихи каһарманы дип бәяли алабызмы?

– Минемчә, татар тарихында аннан да каһарманрак кеше юк. Икенчедән, татар-мөселман арасында Русиядә андый кеше юк. Гадәттә күтәрелешләр стихияле рәвештә, халык үзе күтәрелеп килеп чыга. Батырша восстаниесе башкалардан аермалы буларак Батырша тарафыннан алдан әзерләнә. Ул өндәмә язган, аны халык арасында тараткан, үткәрелү көнен билгеләгән. Аның нәтиҗәсе дә мөселман-татар халкы өчен бик әйбәт була. Әлбәттә, ул үзе дин өчен, халык өчен вафат булган. Тагын шуны да өстәп әйтергә кирәк, ул заманасы өчен иң зур галимнәрнең берсе була. Коръән Кәримне яттан белгән, гарәп һәм фарсы телләрендә иркен сөйләшкән. Ул бай булып тыныч кына яшәп тә ята алыр иде, әмма Русия дәүләтенең мөселманнарны көчләп чукындыру сәясәтен ул күңеле белән кабул итә алмаган. Ул мондый сәясәт дәвам итсә, Русиядә исламга урын булмаячагын аңлаган. Ул көрәшеп кенә исламны саклап булачагын аңлаган һәм көрәшкә чакырган һәм максатына ирешкән дә.

– Тарихи каһарманнарны барлау, аларны хөрмәтләү йөзеннән, июнь аенда президент Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән очрашканда татар яшьләре активисты Фәнил Гыйләҗев аңа Батыршага һәйкәл кую кирәклеген җиткергән иде. Әмма хөкүмәт бу мәсьәләдә әлегә дәшми. Шулай ук Хәтер көненнән дә читләшә. Бу Мәскәүдән куркумы, әллә артында башка сәбәпләр ятамы? Ничек уйлыйсыз?

– Мин моның төбендә кирәгеннән артык курку ята дип уйлыйм. Чөнки турыдан-туры Мәскәүдән моны эшләмәгез дип әйтүче юк. Бу алдан аяк киенеп кую, ялгыш эшләмәбез микән дип куркулыктан килә. Мин үзем моннан биш-алты ел элек үк хәзерге Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле урынына Батырша һәйкәлен кую кирәк дип әйткән идем. Ул шулай булырга тиеш, чөнки чын ирек өчен көрәшкән башка кешене белмим мин.

Хакимиятнең 1552 елның 2 октябрь вакыйгаларына да, милли каһарманнарга да битараф булуы табигый дип уйлыйм, чөнки аларның бу мәсьәләләрне күтәреп чыгасы килми. Ул гына да түгел, халык күңелендәге татар шәхесләренә дә битараф булып калалар. Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл кую турында сүз моннан егерме еллап элек үк башланган иде. Таш куйдылар да шуның белән эш бетте, һәйкәле юк. Шул вакыт эчендә ничә генә һәйкәл куелмады, нинди генә музейлар ачылмады, ә татарның күренекле шәхесенә һәйкәл һаман да юк.

Батырша да шул ук хәлдә. Мин үзем заманнар килер, Казанның иң зур мәйданында Батыршага һәйкәл куелыр дип уйлыйм.

Казанны яулаучыларга һәйкәл XIX гасыр башында ук куела, ә каршы торучы безнең каһарман бабайларга һәйкәл хәзерге көндә дә юк. Мәскәүдә Русия тарихы институты (Институт Российский истории) бар. Аның элекке җитәкчесе Сахаров моннан берничә еллар элек Казанга килгән иде. Казан кирмәне буйлап бергә йөргән вакытта ул Казансу уртасындагы Казанны яулаучылар өчен куелган һәйкәлгә күрсәтте дә: "Мин Казан мэры Исхаковка нишләп сез татарларга - Казанны саклаучыларга хәзергә кадәр һәйкәл куймыйсыз? Әгәр сезгә берәр төрле документ кирәк булса, нигезләмә кирәк булса, үз тамгамны салырга әзер, дип әйткән идем", диде. Рус кешесе, тарих институты җитәкчесе менә шундый шундый сүзләр әйтте. Аның әйтүенчә, андый нигезләмә сорап аңа мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Мондый караш, әйтергә кирәк, безнең үзебезнең җитәкчеләрнең куркаклыгы булып тора. Үзебезнекеләр куркып һәйкәлне хәзергә кадәр куя алмыйбыз. Аның белән горурлану кирәк. Без бит үз бәйсезлегебез өчен үлгәнче сугышуыбыз белән бүген дә горурланабыз.
XS
SM
MD
LG