Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Үзәк диния нәзарәте корылтае үтте


Уфада Үзәк диния нәзарәте корылтае үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Уфада Үзәк диния нәзарәте корылтае үтте

Гыйлемле дин әһелләрен әзерләү, яшьләрнең диндәге чит-ят агымнарга авышуына юл куймау, алдагы эшчәнлек юлларын билгеләү - Русия Үзәк диния нәзарәтенең 13 октябрьдә Уфада узган IX корылтае көн тәртибендә шушы һәм башка мәсьәләләр торды. Меңнән артык вәкил катнашкан җыен кысаларында Русия мөселманнары берлегенең оештыру корылтае да үтте.

Үзәк диния нәзарәтенең чираттагы корылтае Уфаның Конгресс-холл бинасында үтте. Биредә төрле төбәкләрдән килгән делегатлар һәм кунаклар җыен башланганчы ук үз төбәкләрендәге хәлләр турында сөйләде, мөселман дини хәятендәге проблемнар хакында фикер алышты. Һәммәсе дә дини оешмаларның бердәм булуын, аңлашып эшләвен тели.

Стәрлебаш районы Карагош авылы имамы Гафур Туктаров, Башкортстанның Октябрьский шәһәре имам-мөхтәсибе Мәүлемҗан Сибгатуллин, Киев мөфтияте рәисе Канәфия Хөснетдинов һәм башкалар соңгы елларда мөфтиятләрнең яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күпләп үрчүен әйтте. Бу бер дә файдага түгел, бер генә мөфтият булырга тиеш, диде алар. Үзәк диния нәзарәте корылтае баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның котлау сүзе белән ачылды.

Коръән аятьләрен тыңлау исә җыенга фатыйха сыйфатында яңгырый. Корылтай эшендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тә катнашты. Ул үз чыгышында дин әһелләренең дөньяви оешмалар белән хезмәттәшлеген арттыру кирәклеген әйтте. Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Илья Баринов корылтай эшенә уңышлар теләде.

Төркия, Сүрия, Тунис, Фәләстин илләре югары дини җитәкчеләре үз чыгышларында мөселманнарның бердәм булырга тиешлеген ассызыклады. Фикерләшү тәнәфес вакытында да дәвам итте. Тәнәфес вакытында журналистлар өчен кыска гына матбугат очрашуы да оештырылды. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җаваплар бирде.

Корылтайның пленар өлешендә оештыру мәсьәләләре каралды. Анда күп кенә чыгышлардан соң, Үзәк диния нәзаратының яңа низамнамәсе кабул ителде һәм яңа президиум әгъзалары сайланды. Шулай ук бу корылтай кысаларында Русия мөселманнарының “Гибадуррахман” исемле дөньяви берлегенең оештыру форумы да булды һәм аның идарәсе, документлары кабул ителде. Ахырда корылтайның һәммә йомгаклау карарларын да кабул итте делегатлар.

XS
SM
MD
LG