Accessibility links

Әл-Каидә җитәкчесе американ фильмына каршы чараларны дәвам итәргә чакырды


Әл-Каидә җитәкчесе Айман Әл-Зәвәхири Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыл итүче “Мөселманнарның сафлыгы” дип аталган американ фильмына каршы чараларны дәвам итәргә чакырды.

Интернетта урнаштырылган видео тасмада ул Кушма Штатларны исламга каршы “тәре явы” оештыруда гаепли һәм төрле илләрдәге мөселманнарны американ илчелекләре янында протест чаралары үткәрергә чакыра.

Шундый чараларның берсендә Либиянең Бенгази шәһәрендә американ илчесе Крис Стивенс үтерелгән иде.

АКШ идарәсе бу фильмны тәнкыйтьләсә дә, аның тыю американнарның сүз иреклеге хокукларын бозу булыр иде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG