Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа мөдире итеп 30 яшьлек Илфир Якупов билгеләнде


Казан – Камал театрының яңа мөдире итеп Илфир Якупов билгеләнде. Бу турыда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин бүген театр труппасы белән очрашуда игълан итте.

Илфирга 30 яшь. Ул 2004 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган. Бу елның февраль аенда театрның элекке мөдире Шамил Закиров вафат булганнан соң мөдир вазифаларын башкарды.
XS
SM
MD
LG