Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Бәйсез күзәтүчеләр Апаста тәртип бозулар турында хәбәр итә


Казан – Бүген Татарстанның Апас һәм Кукмара төбәкләрендә Татарстан Дәүләт шурасында ике урынга өстәмә сайлаулар үтә. Бу ике урын депутат Туфан Миңнуллин вафатыннан соң һәм Вагыйз Минһаҗев Русия думасына киткәннән соң бушап калган иде. Бүлгеләрнең икесендә дә дүртәр намзәт теркәлгән.

Апас бүлгесендә төп көрәш “Бердәм Русия” намзәте, Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров белән бәйсез намзәт Раушан Вәлиуллин арасында бара.

Урындагы бәйсез күзәтүчеләр хәбәр итүенчә, сайлау алды кампаниясе барышында да, тавыш бирү вакытында да күп санлы тәртип бозулар күзәтелгән.

Мисал өчен, 898нче Карамасар тавыш бирү урынында Гафуров файдасына өндәү кәгазьләре табылган, сайлау рәсмиләре кемгә тавыш бирергә кирәклеген бармак төртеп күрсәтә.

897 һәм 908нче тавыш бирү урыннарында ярты көн узганнан соң да тегелмәгән исемлекләр табылган.

2621нче Тәтеш тавыш бирү урынында ике бюллетень белән тавыш биргән кешеләр тотылган.

Вәлиуллин һәм аның тарафдарлары бу тәртип бозуларны Twitter челтәрендә теркәп бара. Даими яңартылып торган исемлек белән Азатлыкның интернет сәхифәсендә дә таныша аласыз.

Шулай ук Татарстанның берничә район һәм шәһәрендә бүген җирле сайлаулар да үтә.

Тавыш бирү Казан вакыты белән иртәнге 7дә башланды һәм кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG