Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көне үтте


Казанда Хәтер көне үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:30 0:00

13 октябрьдә Казанның Ирек мәйданында Казанның яулап алынуына 460 ел тулу Хәтер көне чарасы белән искә алынды. Көндезге 11дә башланган җыен Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм татар зыялыларының чыгышлары белән дәвам итте. Хәтер көненә Татарстанның төрле шәһәрләре белән беррәттән Башкортстан, Чуашстан, Мари Иле һәм башка республикалардан да вәкилләр катнашты. Хәтер көне Казан кирмәне эчендәге Сөембикә манарасы янында җеназа намазы уку белән тәмамланды. Чара көчәйтелгән иминлек чаралары астында үтте. Ирек мәйданына килүчеләрнең барысы да мәйданга тентеп кертелде. Тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG