Accessibility links

Якшәмбе Татарстан дәүләт шурасына ике урынга өстәмә сайлаулар үтә


14 октябрьдә Татарстанның Апас һәм Кукмара бүлгеләрендә Дәүләт шурасындагы ике урынга өстәмә сайлаулар үтә. Бу ике урын депутат Туфан Миңнуллин вафатыннан соң һәм Вагыйз Минһаҗев Русия думасына киткәннән соң бушап калган иде.

Һәр бүлгедә дүртәр намзәт теркәлгән, шул исәптән бәйсез намзәтләр дә бар.

Моннан тыш якшәмбедә Татарстанның берничә район һәм шәһәрендә җирле сайлаулар да үтәчәк.

Тавыш бирү Казан вакыты белән иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG