Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:23

Черногориядә хакимияттәге коалиция җиңәр дип көтелә


Подгорица – Бүген Черногориядә парламент сайлаулары үтә.

Тавыш бирү урыннарында үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләренә күрә, хакимияттәге коалиция җиңү яулар дип көтелә. Элекке премьер Мило Джуканович җитәкләгән Социалистларның демократик партиясе бу коалициядә алдынгы урын алып тора. Джуканович кабат премьер булыр дип көтелә.

Социалистларның демократик партиясе Черногориянең Сербиядән аерылып чыгуын һәм бәйсезлеген алга сөрде, хәзер исә илнең мөмкин кадәр тизрәк Европа берлегенә һәм НАТОга керүен тели.

Оппозиция хакимияттәге партияне коррупциядә һәм илне икътисади бөлгенлеккә алып баруда гаепли.

XS
SM
MD
LG