Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки мэры урынына намзәтләр бер-берсен канун бозуда гаепли


Химки – Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә мэр урыны өчен көрәшүче намзәтләр бер-берсен канунсыз агитация алып баруда гаепли.

Химки урманын яклау хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова хәзерге вакытта мэр вазифасын башкаручы Олег Шаховка каршы мәхкәмәгә ике шикаять тапшырган. Чирикова сүзләренчә, тавыш бирү көнендә агитация тыелган булуга карамастан, бар шәһәр буйлап Шаховка тавыш бирергә чакырган шигарләр эленгән.

Шахов үз чиратында Чирикованы өндәмәләр таратуда һәм урамда плакатлар элүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG