Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 77 төбәгендә сайлау көне: тәртип бозулар турында хәбәрләр килә


Мәскәү – Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар бүген Русиянең 77 төбәгендә үтә.

Татарстаннан кала тагын биш төбәктә җирле парламентларга депутатлар сайлана.

2004 елдан бирле беренче тапкыр 5 өлкәдә губернатор сайлаулары үтә. Бишендә дә “Бердәм Русия” намзәтләре җиңәр дип көтелә.

Химки һәм Калининград шәһәрләрендә мэрларны сайлыйлар.

Урындагы күзәтүчеләр тавыш бирү вакытында төрле тәртип бозулар турында хәбәр итә.

Мисал өчен, Барнаулда һәм Сарытау өлкәсендә “карусель” алымнары, күпләп бюллетень тутырулар күзәтелгән. Бу төбәкләрнең икесендә дә оппозициядәге ПАРНАС фиркасе вәкилләре катнаша. Партиянең рәистәше Владимир Рыжков бу тәртип бозулар турында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровка җиткергән.

“Гадел Русия” фиркасе дә күпсанлы тәртип бозулар турында хәбәр итә.

Тәртип бозулар турында хәбәрләр шулай ук Краснодар һәм Тверь төбәгеннән килә.
XS
SM
MD
LG