Австрия спортчысы тавыш тизлеген узды
Австрия спортчысы Феликс Баумгартнер биектән сикереп тавыш тизлеген узган беренче кеше булды. 14 октябрьдә АКШның Нью-Мексико штатында ул махсус җайланмада 38,6 чакырым биеклеккә күтәрелеп парашют белән җиргә сикерде. Төшкән вакытта аның тизлеге сәгатенә 1,342 чакырым тәшкил итте. Берүк вакытта ул дөньяда иң югары биеклеккә күтәрелгән кеше булды. Бу тамашаны туры эфирда 8 миллион кеше күзәтте. [Reuters видеосы]
бәйле язмалар
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды