Accessibility links

Австрия спортчысы тавыш тизлеген узды

Австрия спортчысы Феликс Баумгартнер биектән сикереп тавыш тизлеген узган беренче кеше булды. 14 октябрьдә АКШның Нью-Мексико штатында ул махсус җайланмада 38,6 чакырым биеклеккә күтәрелеп парашют белән җиргә сикерде. Төшкән вакытта аның тизлеге сәгатенә 1,342 чакырым тәшкил итте. Берүк вакытта ул дөньяда иң югары биеклеккә күтәрелгән кеше булды. Бу тамашаны туры эфирда 8 миллион кеше күзәтте.

XS
SM
MD
LG