Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыйналган намзәт: "Татарстанның черек эчен күрдек"


Татарстан парламенты депутаты намзәте Раушан Вәлиуллин
Татарстан парламенты депутаты намзәте Раушан Вәлиуллин

“Бердәм Русия” намзәтләре Илшат Гафуров һәм Марат Зарипов җиңгән сайлауларда күпсанлы канун бозу очраклары күзәтелгән.

“Бердәм Русия” намзәтләре Илшат Гафуров һәм Марат Зарипов җиңгән парламент депутаты сайлауларында күпсанлы канун бозу очраклары күзәтелгән. Сайлау тартмаларына ялган бюллетеньнәр салынган, сайлаучылар исемлегенә ялган имзалар куелган, тәртип бозуны күрүче күзәтүчеләр сайлау урыннарыннан куылган.

14 октябрьдә Татарстан парламентындагы ике урынга узган сайлауда “Бердәм Русия” намзәтләре җиңде: Апаста КФУ ректоры Илшат Гафуров (84,58%), Кукмарада Балтач районы башлыгы Марат Зарипов (73,43%). Сайлауда халыкның 68%-ы катнашкан.

КПРФ намзәтләре Илгизәр Вәлиев (Апас сайлау бүлгесе) һәм Гүзәлия Волкова (Кукмара) 5,91% һәм 13,16% тавыш җыйган.

“Русия патриотлары” партиясе намзәте Наил Гыймадиевка (Кукмара) сайлаучыларның 6,07 %-ы тавыш биргән.

«Яблоко» намзәтләре Руслан Зиннәтулин (Апас) һәм Илья Новиков (Кукмара) 1,44% һәм 5,31% тавыш җыйган.

Бәйсез намзәт Раушан Вәлиуллинны (Апас) тавыш бирүчеләрнең 6,53%-ы сайлаган.

Вәлиуллин өчен сайлаулар тән җәрәхәтләре белән тәмамланды
Вәлиуллин өчен сайлаулар тән җәрәхәтләре белән тәмамланды
Вәлиуллин «Азатлык»ка сайлау алдыннан ук агитация вакытында да канун бозу очраклары турында сөйләгән иде. Оппозиция вәкиле белдергәнчә, Апас районы идарәсе бинасында аңа Ленар Мифтахов исемле кеше һөҗүм оештырган. Мифтахов исә, "Вәлиуллин миңа үзе беренче һөҗүм итте", дип белдерде.

Вәлиуллин сүзләренчә, сайлау көнендә бик күп җирдә канун бозу очраклары теркәлгән. Иң еш күзәтелгәне – тартмага ялган имза куелган сайлау бюллетене ату, ди ул. Тәртип бозуларны теркәргә теләүче активистларга төрле киртәләр тудырылган, сайлау җиреннән куып чыгару очраклары булган. Боларның барысы буенча полиция, тикшерү комитеты һәм башка тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр юлланган.

Сайлаулар барышы, аерым алганда андагы канун бозу очраклары Татарстан матбугатында киң яктыртылмады. Аңа да карамастан бу мәгълүматны Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән килүче блогерлар һәм җирле интернетчылар Твиттер аша фаш итеп барды. #Апастово хэштегы микроблоглар арасында алдынгы урынга чыкты.

"Ялган бюллетень салу очрагы теркәлде. Дистәләгән полиция хезмәткәре килде. Канунны саклау урынына мине чыгарырга тырышырлар, мөгаен”, дип яза Твиттерда Вәлиуллин.

"Сайлауларда Вәлиуллин төркемендә катнашкан бик күп кеше Татарстанның черек чынбарлыгын эчтән күрде”, дип яза Твиттер кулланучысы Нурисламов Ринат.

"Татарстан халкына чираттагы тапкыр сарык көтүе икәнен аңлаттылар. Ләкин усал һәм актив кешеләр саны арта", дип яза Игорь Катыков.

"Бу кадәр административ ресурс һәм җирле бандитларны җәлеп иткәннән соң сайлауларның нәтиҗәләрен фаразларга була иде инде”, ди Твиттерчы Тим Тимуршин.

"Халык куркытылган, чөнки 90нчы елларны әле дә хәтерли. Монда һаман да туксаннар, үтерүләр генә юк. Шуңа күрә халык сүз әйтергә курка”, ди Твиттерчы Артем Айвазов.

Вәлиуллин төп максатына – Татарстан парламентына үтүгә ирешмәсә дә, аның сүзләренчә, бу сайлауларда җәмгыять өчен бик файдалы эш эшләнде: халык чираттагы тапкыр сайлауларның күпләгән тәртип бозу очраклары белән үтүен, дорфа рәвештә канунның бозылуына инанды.
XS
SM
MD
LG