Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппин хакимияте мөселманнарга автономия бирә


Филиппин хакимияте һәм илнең иң зур мөселман оешмасы автономия турында килешү төзеде.

Документ имзалауда Филиппин президенты Бениньо Акино һәм Ислам азатлык фронты башлыгы Моро Мурат Ибраһим катнашты. Ибраһим белдергәнчә, ул дуслык игълан итеп президентка һәм Филиппин халкына кул суза.

Килешүгә күрә, хакимият илнең мөселманнар яшәгән көньяк төбәгендә автономия игълан итәчәк.

Хәзер моның өчен тиешле кануннар әзерләнә. Төбәк 2016 елда барлыкка киләчәк дип планлаштырыла. Аңа кадәр баш күтәрүчеләрнең хәрби төркемнәре бетерелергә тиеш.

Мөселман баш күтәрүчеләре һәм Филиппин хакимияте хәрбиләре арасындагы низагта соңгы 40 елда дистәләгән мең кеше үлде.
XS
SM
MD
LG