Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда депутатлыкка намзәтнең атлары янган


Сарай булган урын
Сарай булган урын

15 октябрь Иглин районының Олы-Теләк касабасында тереләй янган атларны җирләделәр. Алар 14 октябрь сарайларында көл булган иде. Атларның хуҗасы, депутатлыкка намзәт фермер Хәсән Идиятуллин моны көндәшлек дип исәпли.

2003 елда Башкортстан президентына намзәт булган, ул чактагы хакимияткә оппозициядә торучы билгеле фермер Хәсән Идиятуллинның ат сарае янган. Янгын 14 октябрь таң алдыннан чыккан һәм тиз арада җәелеп тә киткән. Ат сараендагы 15 нәсел үгезе һәм 13 инглиз токымыннан булган атлар барысы да янып беткән. Болар хакында Хәсән Идиятуллин шуларны ирештерде:

Хәсән Идиятуллин полиция хезмәткәре белән
Хәсән Идиятуллин полиция хезмәткәре белән
“Ундүртенче октябрь иртәнге алтынчы яртыларда таң белән ат сарае януын хәбәр иттеләр. Сарай бер урыннан гына яна башламаган, ә барлык дүрт почмагыннан кабынган. Бу атларны коткарып булмасын өчен ут төрткәннәр дигән шик уята. Чөнки мин Иглин район шурасына депутатлыкка сайланмакчы идем. Нәкъ шул сайлау булган көнне ут төрттеләр. Сайлау 15е булса – 15е, 16сы булса – 16сы янган булыр иде.

Мин моны көндәшләрем эше дип исәплим. Авылдагы халык арасында дошманнарым юк. Аларның күпмесе эшсез калды. Утырып елаган кешеләр булды. Сайлаулардагы көндәшем Уфа кешесе иде. Аның файдасына 509 бюллетень салганнар. Ә бит аны районда белүче дә юк. Сайлауларда минем кызым да катнашкан иде. Айгөл ун яшеннән ат чабышларында катнаша. Халык аны бик хөрмәт итә. Аны сайлаган участокта барлыгы 172 кеше тавыш биргән, ә көндәше файдасына меңнән артык бюллетень төшерелгән.

Ул атлар арасында бик кыйммәтлеләре бар иде. Атларның берсе дүрт тапкыр Русия рекорды куйды, ул ким дигәндә өч миллион сум тора иде. Атлар да, үгезләр дә, ат сарае да страховкаланмаган иде. Шулай булгач, миңа ниндидер ярдәмгә өмет итү дә шикле. Шулай да 15 октябрь республика президенты Рөстәм Хәмитов килеп китте һәм ярдәм итәргә ышандырды. Бу Русиядә шундый затлы токымлы атларның күпләп беренчегә яндырылуы”.

Атлар тәненең 65 проценты янган булу сәбәпле, аларны тану мөмкин булмаган. Алар селекция белән чыгарылган чабыш атлары. Барлыгы 300 квадрат метр мәйдан көлгә әйләнгән. Күрелгән зыян 40 миллион сум чамасы тәшкил итә. Атларның калдыкларын 15 октябрь җирләү чарасы үткәрелде.
XS
SM
MD
LG