Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчете ачылуын 2015 елга күчерде


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчете реконструкциясе 2015 елда тәмамланачак дип белдерде. Мәчет 10 мең кешене сыйдыра алачак, дип хәбәр итә Интерфакс.

Элегрәк гыйбадәтханәнең төзелеше тәмамлануы берничә тапкыр күчерелгән иде. Соңгы тапкыр мәчет 2013 елда төзелеп бетәчәк диелде.

Мәчетнең тарихи бинасы былтыр 11 сентябрьдә җимерелде. Бик күп дини һәм иҗтимагый оешма моңа карата кискен ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG