Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Омски үзешчәннәре Самарда "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашты


“Май пешү йоласы"ннан күренеш

“Май пешү йоласы"ннан күренеш

4-7 октябрьдә Самарда "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестиваленең бишенчесе шаулап-гөрләп үтеп китте. Себер ягыннан анда катнашучылар Омски һәм Төмән өлкәләреннән генә булды.


Самарда үткән V "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә Омски өлкәсеннән фестивальдә өч коллектив, җәмгысе 41 кеше катнашты. Омскиның “Умырзая” җыр-бию фольклор ансамбле “май пешү” ягъни “май язу йоласы”н күрсәтте, “Алмаз” бию коллективы өч төрле татар биюе тәкъдим итте, Большеречье районының Үләнкүл авылы “Наза” коллективы ике фольклор күренеш – исем кушу йоласы һәм балалар уены күрсәтте, бәет-мөнәҗәтләр номинациясендә катнашты.

«Наза» җыр ансамбле турында берникадәр аерым сөйләп китү дә урынлы булыр. «Түгәрәк уен» фестивалендә үләнкүлләр һәр ел катнашып килә һәм төрле дәрәҗәләрдәге лауреат исемнәрен яулыйлар. 2010 елда III "Түгәрәк уен" фестивалендә алар Гран-прига лаек булганнар иде. Быел алар үзләре белән 14 яшькәчә булган балаларны алып барды.

“Наза” коллективының балалар төркеме «Фольклор-этнографик балалар коллективы» номинациясендә өченче урын яулады, «Бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкаручы» номинациясендә Лотфия Җунысова икенче урынга лаек дип табылды.

Татарстан мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова «Наза» коллективы җырчысы Лотфия Җунысова башкаруында яңгыраган әсәр хакында, "Бәхти-Дәүләт догасын XX гасыр башында, хәтта әле 40-70нче елларда апалар үзләре белән йөрткәннәр, диварларга элгәннәр, «Бәхти-Дәүләт»нең догасы бар, һәм аның татарча көйгә салынган җыры да бар, без аны белә идек, ниһаять, «Наза» фольклор коллективы аны алып килеп ишеттерде", диде.

“Умырзая” фольклор ансамбленә килгәндә, "Түгәрәк уен" фестивалендә коллектив 2010 елда “Тубылгы” дигән әкияти күренеш – легенда белән катнашкан иде. Быел фестивальдә катнашу өчен коллектив җирле татарларның берничә йоласын туплаган күренеш алып барды.

Күренешне әзерләгәндә әби-бабайларның хәтерендә сакланган, Омски өлкәсенең татар авылларына сәфәр кылганда яздырып алган җырлар сценарийда кулланылды, себер татарларының “Май язу йоласы”на бәйле тарих та чагылдырылды.


Әйтергә кирәк, тумышы белән Омски өлкәсенең Большеречье районы Яланкүл авылыннан булган күренекле галим, академик Фоат Вәлиевнең монографияләрендә Себер татар авылларында эшләнгән майларның хәтта чит җирләргә сатылуы хакында мәгълүматлар бар.

Омски үзешчәннәре фестивальгә әзерләнүләре һәм бу зур чарага карата булган фикерләре хакында дулкынланып сөйләделәр: “Тырыштык, этнографлар белән киңәшләштек, ничек киенгәннәр, нинди төсләр, яшьләр ничек киенгән, ничек тегәргә кирәк, нинди аяк киемнәре кигәннәр, хәтта этнография музеенда карап, себердә сырга дип алканы әйтәләр, борынгы алкалар эшләп кидек, май язу йоласын күрсәтү өчен гөбеләр эшләтеп алып бардык”.

«Умырзая» ансамбленә күптән түгел җитәкче булып килгән яшь белгеч Гөлфия Шәйхетдинова, "кыенлыклар матди яктан булды, юл чыгымнарын, тору, ашау-эчү өчен милли-мәдәни мохтариятнең рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев түләде, без аңа чиксез рәхмәтлебез. Мондый очрашулар файдалы, үзебезнең алдагы эшчәнлегебездә файдаланырлык күп кенә яңалыклар күрдек", дип фикерен белдерде.

Бишенче "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә «Умырзая» ансамбле махсус бүләк –тегү машинасы белән бүләкләнде. Жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмова фольклор күренештә башкарылган «Әйшә-Патимә» җырын институт архивына яздырып алды.

Коллектив җырчылары Рима Баратова, Сәүчия Емельяненко, Гөлнара Макаревич «Ялгыз җырчылар» номинациясендә катнаштылар, һәммәсенең дә җыры "Түгәрәк уен"ның архивына яздырылды һәм һәр ел чыгарыла торган җырлар җыентыгы тәлинкәсенә кертеләчәк.

Мәгълүм булганча 2011 елда өр-яңа басма – "Түгәрәк уен" журналы дөнья күрде. Самарда узган фестиваль барышында журналны чыгаручы ханымнар Илсөяр Иксанова һәм Гөлсинә Хәмидуллина белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге туды.

"Түгәрәк уен" журналы мөхәррире Илсөяр Иксанова, "Түгәрәк уен" фестиваленең елга бер оештырыла, бөтен дөньяга җиткереп тә булмый, аны ничек киңкүләм халыкка җиткерергә уйландык, матбугат бик зур чара, фольклорчыларның үзләренең журналын булдырасы килә иде, беркем дә алынмаган моңа кадәр. Һәм Фәнзилә ханым тырышлыгы белән шушы фольклор үзәге каршында журналыбызны оештырып җибәрдек. Аның тарихи ягы – “Түгәрәк уен” татар телендә бердәнбер фольклор журналы", дип бәян итте.

"Түгәрәк уен" татар фольклоры фестиваленең төп оештыручысы Фәнзилә Җәүһәрова, "бишенче фестивальдә яңа формат башлап җибәрәбез, ул яшьләр фестивале булачак, татар фольклорын яңа стильләргә кертү мөмкинлекләре дип саныйбыз аны, фольклор аутентик кыяфәттә яшәргә тиеш, ләкин аның ниндидер заманча эшкәртмәләре дә булырга мөмкин. “Түгәрәк уен”ның чиген киңәйтеп, "Зәлидә" яшьләр фестивале ачып җибәрәчәкбез", дип алдагы планнары турында сөйләде.

"Түгәрәк уен" фестивальләренең жюри әгъзасы Эльмира Каюмова яшьләр фестивале булдыруның максатларын болай аңлатты: “Безнең мирасны, фольклор әсәрләрен ничек балаларга аңлатырга? "Зәлидә" яшьләр фестивале эксперементаль рәвештә оештырыла. Чын фольклорны аларга турыдан-туры күрсәтсәк, яшьләр, балалар бу телне аңламыйлар, аларга яшьләр теле белән аңлатырга кирәк. Алар заманча музыка тыңлыйлар, заманча ритмнар, димәк, без дә халык әсәрләрен бер юнәлеш буларак күрсәтергә тиеш булабыз. "Зәлидә" фестивале шул максат белән оештырыла, анда уйланырга, эзләнергә мөмкинлек бик күп, зур ышаныч белән карыйбыз, балалар, яшьләр безнең әби-бабалар калдырган мирасны тыңлап, ишетеп, үзенеке итеп, киләчәккә дә калдырсалар иде”.

Изге ниятләр, яңа идеяләр белән сугарылган V "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале тәмамланды. Халкыбызның "серле сандыкларда" сакланып калган мирасларын дөньяга чыгаручы бу фестивальнең киләчәге нинди булыр, нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар алда көтә, анысын вакыт күрсәтер.

XS
SM
MD
LG