Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:31

Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиевның “Звезда Поволжье” гәҗитенең 13 сентябрь санында “Приказано поверить?” дип исемләнгән язмасы басылган иде. Язманың беренче өлеше дөнья күрде. Гәҗит редакциясе тарафыннан “дәвамы булачак” дигән искәрмә дә булды. Шушы вакыттан бирле бу гәҗитнең тагын ике саны чыкты, ләкин язманың дәвамы күренмәде.

Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиевның “Звезда Поволжье” гәҗитенең 13 сентябрь санында “Приказано поверить?” дип исемләнгән язмасы басылган иде. Язманың беренче өлеше дөнья күрде. Гәҗит редакциясе тарафыннан “дәвамы булачак” дигән искәрмә дә булды. Шул вакыттан бирле бу гәҗитнең тагын ике саны чыкты, ләкин язманың дәвамы күренмәде.

“Звезда Поволжье” гәҗите халыкта “беркадәр демократияле” дип санала. Ләкин алдан әйтеп кителгән мәкаләнең басылмавы авторның үзендә һәм башкаларда да сораулар тудырды. Язманың икенче өлеше ни хакында? Шушы сорау белән без Фаик әфәнденең үзенә мөрәҗәгать иттек. Ул безне мәкаләнең гәҗиттә басылмаган өлеше белән таныштырды. Шуннан өзекләр китерәбез.

“Минемчә, Татарстан Дәүләт шурасының чираттан тыш уздырылган утырышында ниндидер ваһһабчыларны тиргисе урында Русия хакимияте белән Татарстан җитәкчелеге арасындагы мөнәсәбәтләрне тәгаенләргә кирәк иде.

Кызганычка ки, Татарстан һәм Казан җитәкчеләре Универсиада, Зөя, Болгар объектларын төзү белән мавыгып китеп, республиканың дәүләтчелеге хакында бер нәрсә эшләмиләр төсле.

Универсиаданың Казандагы татар рухын бетерүгә юнәлдерелгән булуы турында язганнар иде инде. Югыйсә, урыс һәм татар телләрендә латин шрифтында эшләнгән урам һәм йорт күрсәткечләрен ник алыштырырга иде. Янәсе, урыс һәм инглиз телендә булса, Универсиадага килгәннәр өчен җайлырак булачак. Әле чит илләрнең бер генә шәһәрен дә урам һәм йорт күрсәткечләрен Олимпиадага карап алыштырганнары юк.

Аннары Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Ягъкупны Русиянең “Батырлык ордены” белән бүләкләү мантыйкка туры килми дип саныйм. Хәзер инде Фәрит Салманга “Андрей Первозванный” ордены бирсәләр дә гаҗәпләнәсе юк кебек.

Федераль хакимиятнең Татарстанда сәяси коткы оештыручыларны акча түләп тотуы, татар телен укытуны мәктәптән кысырыклап чыгаруы, Универсиада, Зөя, Болгар кебек объектларны төзүне хуплавы Татарстан дәүләтчелеген гамәлдән чыгаруга юнәлтелгән эшләрнең бер өлеше булып тора дип саныйм мин.

Мәсәлән, Татарстан Конституциясе үтәлешен саклыйм дип ант биргән Миңтимер Шәймиев президентлыгының соңгы көннәрендә татар телен ата-ана үз балаларына өйдә өйрәтергә тиеш дип интервью биреп калдырган иде. Янәсе, мәктәп урысча гына булырга мөмкин. Шуңа күрә Миңтимер Шәймиев Столыпин медале белән бүләкләүгә лаеклы иде дип саныйм.

Патша Русиясенең эчке эшләр министры вазифасын да үзе башкарган премьер-министр Петр Столыпин 1909 елның 19 сентябрендә Синодның оберпрокуроры Лукъяновка менә нәрсәләр язган:
“...1905 елдан Идел буе татарларында милли тернәкләнү күзәтелә. Аның чалымнары кечкенә авылларда мәчет, мәктәпләр төзегәндә дә, әдәби әсәрләр бастырганда да ачык чагыла. Татарларда мәгърифәткә, аңлы тормышка, милли билгеләнүгә кызыксыну артты... Шушы вазгыятьтә мөселман мәсьәләсен Русиядә куркыныч, дип санарга кирәклеге ачык. Шунлыктан, мөселманлыкның һәр актив күренеше хөкүмәт тарафыннан кискен көрәшкә лаек.”

1910 елның гыйнварында мәгариф министры катнашында Столыпин “Особое совещание по выроботке лиц для противодействия татарско-мусульманскому влиянию в Поволжском крае” исеме астында махсус киңәшмә үткәрә. Әлбәттә, ул урыс халкын агартуны кирәкле дәрәҗәгә күтәрми торып, аларның икътисади халәтен яхшырту мөмкин түгеллеген дә аңлагандай яза. Әмма татарны надан калдыру өчен аны үз телендә укытуга каршы була.

Столыпин демократиягә дә каршы булган, III Думага сайлауларны үткәргәндә бик нык хәрәмләшкән дигән язмалар да бар.

Столыпин репрессияләренә каршы бары тик Лев Толстой гына тавыш күтәргән. 1905 елгы революция бер ел эчендә акырынлап сүнгән. Әлбәттә, аерым террористлар калгандыр, әмма аларның саны берничек тә алты мең булмаган. Ә Столыпинның канунсыз указы белән җиде хәрби “өчлек суды” карары белән асыла, шуңа өстәп алты мең кеше җәзалап үтерелә. Шуңа күрә Лев Толстой “Дәшми кала калмыйм” дигән язма белән чыга.

Быелның 19 июльдәге Казан вакыйгаларында да 200 яисә 600 кеше катнашмаганы көн кебек ачык. Ник аларны кулга алып кимсетергә, ник аларны интектерергә иде. Бу, минемчә, бары тик ныклап бастыру өчен, курку салу өчен эшләнгән чара. Әмма бүген урыс интеллегенциясе арасында Лев Толстой да, Владимир Короленко да юк”.

Фаик Таҗиев әлеге язмасында 1905 елдан соң Столыпин күрсәтмәсе белән Русиядә 206 гәҗитнең ябылуын, күп кенә мөхәррирләрнең мәхкәмәгә бирелүен дә искә ала. Шулай да әлеге язма “Звезда Поволжье” гәҗитендә басылмаса да, гәҗит сәхифәсендә ул урынын ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG