Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Әл-Ихлас» мәчетендә тентү узган


Казанның «Әл-Ихлас» мәчетендә махсус хезмәтләр тентү уздырган. Бинага битлекләр һәм кораллар белән 10га якын хезмәткәр килгән. Хокук саклаучылар мәчет идарәсенең эшен тикшергән.

Мәчет 2005 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында ачылган иде. Аның имамы Рөстәм Сафинны 2009 елда Русиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
“Әл-Ихлас” мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый.
XS
SM
MD
LG