Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татмедиа: бардан юк һәм юктан бар


Татмедиа агентлыгы урнашкан бина диварына ясалган рәсем
Татмедиа агентлыгы урнашкан бина диварына ясалган рәсем

Татарстан җитәкчелеге Татмедиа агентлыгы эшләрен башкаручы оешма төзергә җыена. Дәүләт шурасы депутатларыннан берничә кеше мондый оешманың кирәклеген дәлилләп президентка мөрәҗәгать итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Татмедиа агентлыгы эше кирәклеген белдереп мөрәҗәгать язган депутатлар арасында мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бар. Ул Азатлык радиосына яңа оешманың бигрәк тә милли мәгълүмат чараларына игътибар арттырырга тиешлеген белдерде.

"Татмедиага без төрле яклап бәя бирә идек. Аны уңай яктан да бәяләдек һәм эшләп бетермәгән эшләре турында да үз фикерләребезне әйтә килдек. Аның милли басмаларга, милли газет һәм журналларга булган мөнәсәбәте безне тулысынча канәгатьләндерми иде. Бу агентлык бетерелгәч, мәсьәләләр бөтенләй хәл ителмәс дәрәҗәгә җитәргә мөмкин икәнлеген аңлап, без Татарстан президентына шундый хат белән мөрәҗәгать итәргә булдык.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Бүген Татмедианың бары тик акционерлык җәмгыяте генә калды. Акционерлык җәмгыяте ул беркайчан да идеология, милли мәсьәләләр һәм гомумән халыкның рухи ихтыяҗлары белән кызыксына торган оешма түгел. Ул хуҗалык оешмасы, аның төп эше хуҗалык итү. Газет-журналларның, радио-телевидениенең матди ягын булдыру, хуҗалык эшләрен алып бару, кәгазь табу эшләрен рәткә салу һәм башкалар.

Без бит үзебезне дәүләт дип атыйбыз. Татарстан Русия Конституциясе нигезендә милли республика буларак дәүләт статусында. Ә һәр дәүләтнең һәм җәмгыятьнең аның үз идеологиясе булырга тиеш. Безгә милли республикаларда яшәүчеләргә үзебезнең милли идеологияне, милли мәнфәгатьләрне кайгырта торган басмалар кирәк. Ә моның белән хуҗалык оешмасы булган акционерлык җәмгыяте генә шөгыльләнә алмый.

Дөрес, бу вазифаларны элемтә министрлыгына йөкләү каралган иде. Әмма элемтә министрлыгы дәүләт идеологиясе һәм милли мәнфәгатьләр белән шөгыльләнә ала торган оешма түгел. Без бу якларын да уйлаганнан соң, президентка мөрәҗәгать итәргә булдык.

Без һич кенә дә элекке Татмедианы яңадан торгызу турында сүз кузгатмыйбыз. Бәлки аның исеме дә Татмедиа булырга тиеш түгелдер.

Исеме генә түгел, ә аның җисеме дә башкача булырга тиеш дип уйлыйбыз без. Һичшиксез, бу оешма безнең республикабызның һәм халкыбызның, җәмәгатьчелекнең фикерләрен искә алып, республикада булган бөтен идеологик юнәлешләрне күз алдында тотып эш алып барырга тиеш. Ул Татмедиага кергән газет-журналларга гына түгел, гомумән, Татарстандагы медиакиңлекнең бөтен эшен тәртипкә салу һәм аларга юнәлеш биреп торырга тиеш.
Исеме генә түгел, җисеме дә башкача булырга тиеш
.

Бу оешма булдырыла икән, аңа иң беренче чиратта бюджеттан акча бүлеп бирелергә тиеш. Бу акчаны төрле матбугат чараларына гадел итеп, чамасын белеп бүләргә тиеш оешма буларак күзаллыйбыз без аны. Бүген исә без бюджеттан акционерлык оешмасына акча бүлә алмыйбыз, финанслар бары тик дәүләт оешмасына гына бирелә ала. Проблемның менә бу ягы да бар.

Октябрь ае азагында Дәүләт шурасында киләсе ел бюджетын беренче укылышта кабул итәргә җыенабыз. Безнең газет һәм журналлар чыгару, китап басу һәм башка эшләр өчен миллиард сумнан артык акча каралган. Ә бу акчаны бүген кемгә бирергә?

Шушы мәсьәләләрне хәл итәр өчен шушы көннәрдә һичшиксез матбугат эшләре белән шөгыльләнә торган бер оешма, агентлыкмы ул, әллә комитетмы, ниндидер бер оешма булу зарур", ди Вәлиев.

"Оешма пропаганда өчен булдырылмый"

Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да Татмедиа акционерлык җәмгыятенең максатлары хуҗалык эшләрен алып бару икәнлеген әйтә. Президентка мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Ратникова да бар. Азатлык радиосына ул яңа оешманың ниндидер пропаганда, үгет-нәсихәт эшләре алып бару өчен оештырылмавын да әйтте. Мәгълүмат чараларының бүген иң түз үсештәге, үзгәрештәге тармак икәнлеген һәм шунлыктан аңа дәүләт ярдәме, теләктәшлеге кирәклеген дә белдерде.

Микрофон янында Римма Ратникова. Татарстан журналистлары берлеге бинасын ачу. 22 апрель 2012
Микрофон янында Римма Ратникова. Татарстан журналистлары берлеге бинасын ачу. 22 апрель 2012
"Интернет, радио-телевидение, газет-журнал һәм китап басу алга бара. Без дәүләт бу эшләрдә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Бөтен медиакыры үсеше стратегиясен ачыклаучы оешма булырга тиеш. Ул басма мәгълүмат чараларының, теле-радиода вазгыятьне ачыкларга тиеш. Бездә журналистлар бик күп, алар берничә мең. Хезмәт хаклары күп түгел, алар да социаль яклауга мохтаҗ. Бу тармак тулаем алганда җәмгыять үсешенә йогынты ясагач, ул үзе дә үсәргә тиеш дип саныйбыз без.

Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Безнең өчен аның Русиядә ничек күренүе һәм дөньядагы абруе нинди булу да зур әһәмияткә ия. Бу имидж уңай булса, республикага инвестицияләр дә күбрәк киләчәк”, ди Ратникова.

Аның сүзләренчә, Татмедиа агентлыгы бетерелгәч, Татарстан китап нәшрияты бөтенләй игътибарсыз калган. Ратникова балалар өчен чыгучы газет һәм журналларның да дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуын белдерә.

"Элекке Татмедиа агентлыгы бөтенләй бетерелеп, аның урынына өр-яңа башка бер оешма төзелерме, әллә агентлык яңача торгызылырмы, анысын президент хәл итәчәк", ди Ратникова.

"Яңа оешмада әзерлекле белгечләр эшләргә тиеш"

Разил Вәлиев исә бу оешманың элекке агентлык гамәлләрен кабатлап утыручы гына түгел, ә көчле белгечләрдән торган, татар мәнфәгатьләрен дә кайгырткан, бөтен мәгълүмат чараларының абруен казанган медиа үзәге булуын тели.

"Әгәр дә бу оешма төзелә икән, билгеле алар үзләренә команда тупларга тиеш була. Алар үзләренә иң әзерлекле белгечләрне чакырырга тиешләр. Мин кабатлап әйтәм, безнең матбугат өлкәсендә иң зәгыйфь урыныбыз ул – милли матбугат, милли газет-журналларның бүгенге хәле, аларның эчтәлеге, аларны тәэмин итү, аларга гонорар түләү һәм башкалар. Менә бу мәсьәләләрне тирәннән белә һәм аңлый торган әзерлекле белгечләр килсә, минемчә, агентлык яхшы гына эшләп китәр иде", диде Вәлиев.

"Бәйгеләр гадел узсын"

Бәйсез "Ирек мәйданы" газеты нәшире Раиф Усманов та республикадагы мәгълүмат чараларын үз тирәсенә туплап тора торган бер оешма кирәклеген әйтә. Әмма моңа кадәр булган агентлык эшләреннән канәгать түгел ул.

Раиф Усманов
Раиф Усманов
"Оешкан вакытта төрле грантлар алу бәйгеләрендә бәйсез басмаларның да катнашачагы турында игълан ителсә дә, акчалар хөкүмәт газетлары арасында гына бүленде", ди Усманов. "Ирек мәйданы" шулай ук Татарстандагы төрле министрлыклар үткәргән бәйгеләрдә дә катнашырга теләгән, әмма аларның шартлары бары тик дәүләт хезмәтендә булган мәгълүмат чаралары алырдай итеп төзелүен ачыклаган.

Усманов яңа оешма булдырыла калса, аның көндәшлеккә ачык, "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" кебек балалар өчен чыгучы газет-журналларга, милләткә кирәк "Казан утлары"на терәк булып калуын тели. Шул ук вакытта Усманов хөкүмәттән акча алып яшәүче татарча газет-журналларның базар шартларын кабул итәргә теләмәүләрен тормыштан артка калу буларак бәяли.

Татмедиа агентлыгы хезмәткәрләре эштән китмәгән әле

Татмедиа агентлыгы 2013 елда ун еллыгын бәйрәм итәргә җыенган иде. Бу җәйнең 13 августында Татарстан президенты Татмедиа агентлыгын бетерү турында фәрман имзалады. Агентлык вәкаләтләренең бер өлешен фәрман нигезендә, элемтә министрлыгы үзенә алырга, ә бер өлешен Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте башкарырга тиеш иде.

Республика агентлыгы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, дәүләт кылган гамәлләрне яктыртучы бер оешма булды. Гади генә итеп әйткәндә, дәүләт агентлыкка акча бирә һәм нинди эшләр башкарырга кирәклеген куша иде. Матбугат чаралары бу дәүләт йөкләмәсен башкаруга алынсын өчен үзара ярышырга, бәйге узарга тиеш булды. Дәүләттән кушылган эшләр кулланылышка “дәүләт заказы” буларак кереп китте.

94нче федераль канун нигезендә, матбугат чаралары турыдан-туры дәүләттән акча ала алмый, алар аны ярышып, үзләренең бу заказны яхшырак үти алганын дәлилләп, бәйге аша алырга тиеш. Күп кенә мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бу канунның медианы бик авыр хәлгә куюын да әйтеп килде.

Бу эшләрне бары тик дәүләт оешмасы гына башкара алганга президентның агентлыкны бетерү карары нигезендә ул элемтә министрлыгына йөкләнде.

Дәүләт кушкан эшне координацияләргә, бер үк басмалар да бер әйберне генә язмасын өчен, ул эшне көйләп-җайлап торырга, дәүләт сәясәтен төрле яклап алып барырга да кирәк иде. Элекке агентлыкның бу эшләре, рәсми фәрман белән булмаса да, Татмедиа акционерлык җәмгыятенә кушылды.

13 августта Татмедиа агентлыгын бетерелү турында фәрман чыкса да хезмәткәрләрнең күпчелеге 28 октябрьгә кадәр эш урыннарында калды. Шуннан соң гына алар йә башка бер эшкә күчәргә, йә булмаса акционерлык җәмгыятенә эшкә алынырга тиеш иде. Хезмәткәрләрнең күпчелеге әлегә эш урыннарында калса да, инде үз теләкләре белән китүчеләр дә булган. Агентлыктан киткәннәрнең берсе Азатлык радиосына анда гади хезмәткәрләрнең хезмәт хакларының түбән булуын, шуңа күрә белгечләрнең еш алышынып торганлыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG