Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлназ Сәфәрова: "Минем дә үз бәям бар"


Гөлназ Сәфәрова
Гөлназ Сәфәрова

Башка еллар белән чагыштырганда Татарстанда, Русия шәһәрләрендә үтүче татар концертлары бермә-бер артты, ди “Кызган таба”ның чираттагы кунагы, Барс Медиа ширкәтенең концертлар буенча баш продюсеры, алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Аның белән алдагы атналарда үтәчәк тамашаларга күзәтү ясадык.


Гөлназ, татар концертлар башка еллар белән чагыштырганда азмы, әллә күпме?

– Күп, ел саен арта бара. Һәрбер җырчы таныла башлауга үзенең шәхси концертын куярга тели. Әлбәттә, монда тамашаны оештыручы ширкәт тә үз максатыннан чыгып эш итә. Иң мөһиме – концерт оештырырга җырчылар үзләре янып йөри. Ул бит инде үзеңне күрсәтү, популярлык арту, тамашачы алдында яңа яктан ачылу дигән сүз.

“Менә алар якын арада халык каршына чыгачаклар” дип кемнәрне әйтә аласың?

– 26 октябрь иң якыны, бу көнне “Татарча солянка” концерты узачак. Анда бер генә түгел, дистәләгән җырчы сәхнә тота.

Аның исеме сиңа ошыймы, “солянка” татар колагына ятышлы сүзме?

– Дөресен генә әйткәндә бу исем миңа ошамый. Чыннан да иң элек ул телгә ят сүз иде. Алып барырга чыкканда да: “Исәнмесез! “Татарча солянка”ны башлыйбыз”, дип бер дә әйтәсе килмәде. Ләкин халык арасына кереп китте, “солянка”га бик тиз ияләштеләр. Без аны алыштырырга да теләп карадык, уйланды “Зур концерт” дигән исем. Анда шулай ук барлык җырчылар катнашырга тиеш иде. Әмма бер күренешкә тап булдык: “Татарча солянка”га билетлар тизрәк сатыла һәм кеше күбрәк килә. Буш урыннар калмый диярлек, исеме брендка әйләнде. Билет алырга килүчеләр “Татарча солянка” булмаса, кассада эшләүче, шундый ук җырчылар белән “Зур концерт” була дисә дә, кире борылып киткәннәр. Без аптырашта калдык. Кеше “солянкага” ияләшкән һәм ул аңа гына бара. Шуңа күрә без бу исемне үзгәртмәскә булдык. Хәтта ки аңа артык реклам да кирәкми, 26сына инде бөтен билетлар сатылып беткән диделәр.

Гөлназ, өстенлеге нидә соң аның, җырчылар да шул ук, алып баручылар да үзгәрми. Син, ялгышмасам, “Татарча солянка”ның даими алып баручысы?

– Ләкин минем тирәдәгеләр бит гел алмашынып тора; Айрат Ильясов та була, Булат Бәйрәмов та, күптән түгел Газинур Фәйзуллин исемле яңа алып баручы өстәлде. Болардан тыш, Искәндәр Хәйруллин белән Фәнис Җиһанша да бар әле. Бары мин генә үзгәрешсез калдым. Концертлар оештыруга җаваплы кеше буларак үзем дә хатын-кыз алып баручы эзлим.

Хатын-кызлар җитмиме?

Гөлназ һәм Айваз
Гөлназ һәм Айваз
– Җитми дип әйтү дөрес булмас. Безгә кирәк дип эзләмибез. Очратсак, шәпне күрсәк кенә ул кешегә мөрәҗәгать итәбез. Кайвакыт Камал театры артистлары, җырчылар үзләре дә алып бара. Тик без булганы белән генә канәгатьләнеп утырмыйбыз, яңа, өметле кешеләрне дә караштыргалыйбыз. Кызлар гына түгел, егетләрне дә.

Гөлназ Сәфәрова үзе ничек танылу алды соң, үз тырышлыгыңмы, әллә Барс Медиа күтәрдеме?

– Икесе дә бар. Чөнки үз тырышлыгым белән генә каядыр Бишмунча авылында сөйләп ятсам, мине шул авыл кешеләре генә беләр иде. Бишмунча дип уйлап чыгарып, шаяртып әйтүем, кайсыдыр район, шәһәр булырга мөмкин. Монда барлык факторлар да тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Мин шунсына рәхмәтле, Барс Медиа җырчыларга да, алып баручыларга да үсәргә мөмкинлек бирә. “Эшлә!”, диләр анда. Баш продюсерыбыз Радик Артемьевка идеяләр белән керәбез икән, кире бормый, “Юк, юк!”, дип әйтми. “Яз, эшлә, бир!”, ди ул. Мөмкинлек бирелгәч, эшлисе килә. Шулай ук генераль директорыбыз Марат Гәрәев тә яңа карашлы җитәкче, экспериментлардан курыкмый, креативлык ярата. Шундый ширкәт барлыгына шатмын.

Соңгы арада Барс Медиада үткәргән кастингларда сайлап алырлык кеше булмаган дип ишеттек, син моңа ни диярсең?

– Кызганычка каршы. соңгы кастингларның ничек үтүен белмим, бу хакта миндә мәгълүмат юк. “Татар радиосы”на килүчеләрдән генә әйтә алам, фикерле, белемле яшьләр бар, тик русча кушып сөйләшәләр. Белемнәре түбән булганнар да килә, алар татарча бик тиз сөйләшә, бер-бер артлы сүзләрне аталар гына. Ләкин андыйларга елмаеп карыйбыз. Безнең өчен тел байлыгы да, белем дә кирәк, шул ук вакытта матур да, текә дә булсын. Әлбәттә, бар яктан да камил кешене табып булмый, фикерли белсә, башкасына өйрәтеп була дип уйлыйм.

Соңгы елда Гөлназ Сәфәровага Алсу Фаракшина пародия ясый башлады, сиңа ошыймы ул, Алсуга әйтер сүзләрең юкмы?

– Миңа кызык. Әлбәттә, ул арттырып күрсәтә. Бервакыт шалтыраталар, “Син Чаллыда” диләр, мин әйтәм: “Ничек мин Чаллыда?”, аннан инде Алсу килгәнлеге аңлашылды. Бу, әлбәттә, минем өчен өстәмә реклам. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт!

Янәдән концертлар темасын дәвам иттереп, алдагы атналарда кемнәрнең тамашасы халыкка кызык булыр дип уйлыйсың?

– 10 ноябрь җырчы Раяз Фасыйхов концертын аерып әйтер идем. Ул берничә ел үз тамашачысын тулы залларга җыя. Раязга билгеле бер кешеләр, билгеле бер һөнәр ияләре йөри.

Үзен ул татар эстрадасының бренды дип әйтте һәм "50 мең сумнан да кимгә җырларга бармас идем" диде, бу сүзләр белән килешәсеңме?

Айрат Ильясов һәм Гөлназ Сәфәрова
Айрат Ильясов һәм Гөлназ Сәфәрова
– Әйе, Раяз белән килешәм. Артистларның бәясе булырга тиеш. Бу сүзләреннән соң аңа кайберәүләр, нигә ул үзен шулкадәр мактый, мактанчык дип яздылар. Ул үзен мактамый, бу – аның бәясе. Нигә ул тавышы, үз тамашачысы булган килеш биш-ун меңгә җырлап йөрергә тиеш. Әгәр дә аны чакыралар икән, республиканың беренче йөзләре каршында җырлый икән, димәк, ул үзенә бәя куя ала дигән сүз. Дөреслектә ул бәяне Раяз да куймый әле, продюсерлык үзәге куя. Минем дә үз бәям бар, гомумән, һәркемнең үз бәясе билгеле. Бу ояла торган әйбер түгел.

- Син мәсәлән күпме торасың?

Гадәттә без бәяләребезне кычкырып йөрмибез. Якынча әйтсәк, кимендә 10-20 мең.

Быел беренче тапкыр концертын бирүчеләр бармы?

– Бар, 7 ноябрь Илмира Сөләйманованың һәм 7 декабрь Уникс залында Иркәнең тәүге концерты булачак. Илмираның Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә куйганы булды. Хәзер инде Казан тамашачысы алдында сынау тотарга җыена.

Халык килерме аңа?

– Тамашачы булыр дип уйлыйм, чөнки ул бик трагизм белән җырлый. Татар халкы андый рухтагы артистларны әйбәт кабул итә. Мин үзем дә трагизм булган җырларны яратам.

Иркәне бит төрлечә кабул итәләр, үз тавышы белән җырлый алмый диючеләр дә бар?

– Мин алай димәс идем. Ул бик нык әзерләнә, концертта тулысынча җанлы уен коралларына җырлаячак дип беләм. Бу нәкъ менә җырчылар җырлый белми, фонограмма гына әйләндерәләр диючеләргә кызык тамаша булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG