Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: “Европа советында Русия субъектларының ихтыяҗын яклаячакбыз”


Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия делегациясе белән Европа советы җирле һәм төбәк хакимиятләре корылтаеның (КМРВСЕ) XXIII сессиясендә катнаша. Пленар утырыш кысаларында Корылтай комитетлары уставлары расланган. Бер тавыштан Мөхәммәтшин Корылтайның актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган.

Татарстан парламенты башлыгы Корылтайда эшләгән вакытта төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә гомумевропа кыйммәтләрен, максатларны һәм принципларны алга этәрүдә бик күп тәҗрибә туплавын билгеләде.

Мөхәммәтшин алга таба да Европа коллегалары белән безнең республиканың тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдерде.

Страсбургтан телефон аша Корылтайда Русия делегациясе җитәкчесе Светлана Орлова, Мөхәммәтшинне сайлауга карата уңай фикерен әйтте.
Аның фикеренчә, бу вазыйфага Фәрит Мөхәммәтшинны сайлау Татарстан алдында Универсиаданы тәкъдир итү, Европа илләре вәкилләренә республикада соңгы вакытта башкарылган эшләрне күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр ача.

"Бу - Татарстан өчен зур хөрмәт, ул безнең алда зур җаваплылык куя. Без алга таба да илебез өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрәчәкбез һәм монда, Европа советында, Русия һәм аның субъектларының ихтыяҗын яклаячакбыз", - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG