Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Ихлас” имамы Рөстәм Сафинга җинаять эше ачылды


Татарстанда федерал иминлек хезмәте «Әл-Ихлас» мәчете имамы Рөстәм Сафинга карата ачылган җинаять эшен тикшерә.

Тикшерү мәгълүматына күрә, Сафин быел февральдән июньгә кадәр “Әл-Ихлас” мәчетендә Русиядә тыелган Хизбүт-тәхрир оешмасы җыелышларын уздырган һәм алар барышында диндарларның оешма эшчәнлегендә катнашырга чакырган.

Сафинга Русия җинаять кодексының 282 маддәсе (экстремист оешма эшчәнлеген оештыру) буенча җинаять эше ачылган.

Кичә “Әл-Ихлас” мәчетендә һәм Сафинның өендә тентү узган иде. Басмалар, аудио һәм видеоматериаллар, компьютер кулга алынган.

Мәчет һәм Рөстәм Сафинның эшен яхшы белгән адвокат Тәүфыйк Василов сүзләренә караганда, тентүләр һәм хәзрәтне кулга алу – мәчетне ябу максаты белән оештырылган.
XS
SM
MD
LG