Accessibility links

Төркиядә танылган композиторны динне мәсхәрәләгәү өчен хөкем итәләр


Төркиядә танылган пианист һәм композитор Фәзил Сайны диндарларны мәсхәрәләү өчен хөкем итәләр.

Сайга 1,5 ел иректән мәхрүм ителү яный. Прокуратура фикеренчә, композитор интернетта диндарларны мәсхәрәләгән, аларга карата низаг һәм дошманлык хисләрен тудыручы комментар калдырган. Музыкант үзе мәхкәмәдә чыгыш ясап гаепләүләрне кире какты.

Фәзил Сай – Европа берлеге илләрендә Төркиянең мәдәният илчесе. Музыкант Берлин, Нью-Йорк, Токио һәм башка шәһәрләрдә концертлар биргән.
XS
SM
MD
LG