Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 19нчы гасыр башында татар-гарәп графикасы белән язылган Инҗил табылган


Башкортстанның милли китапханәсендә 19нчы гасыр башында татарча гарәп графикасы белән язылган сирәк Инҗил табылган. Белгечләр басманы китапханә фондының кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә 40000 китап арасыннан тапкан. Әлеге басма правослау дини әдәбиятының уникаль ядкаре һәм мөселман халыкларның телен өйрәнү әсбабы булып тора.

Китап бөтен Русия тел галимнәренең игътибарын җәлеп иткән, чөнки илдә мондый басма берәү генә бар дип санала. Белгечләр әлеге Инҗилнең Шотландия миссионерлары тарафыннан Джон Митчелл нәшриятында 200 ел элек бастырылганын раслаган.

Китапханә киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итер өчен электрон вариантка күчерергә ниятли.

Русия әлеге нәшриятның тарихы 19нчы гасыр башына барып тоташа. Ул вакытта император Александр I Көнбатыш миссионерларына Русия мөселманнарын христианлаштыру өчен илдә эшчәнлек башларга рөхсәт биргән. Миссионерлар Пятигорск, Әстерхан, Оренбур да эшчәнлек алып барган, нәшриятлар ачкан.
XS
SM
MD
LG